Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы РКБның элеккеге баш табибы Эльза Сыртлановага карата җинаять эше ачылмаячак


Эльза Сыртланова
Эльза Сыртланова

Тикшерү комитеты апрельдә коронавирус кинәт таралып киткән хастаханәнең баш табибы гамәлләрендә канун бозу тапмаган.

Тикшерү комитеты Башкортстанның республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы Эльза Сыртлановага карата хастаханәдә коронавирус таралып китүдә гаепләп җинаять эше кузгатуга нигез юк дип тапкан. Бу турыда РКБда коронавирус йоктырып үлгән ир-атның улы һәм адвокат Урал Хәмзин хәбәр итә.

Хәмзинның әтисенә апрель башында операция ясалган, аннары анда кискен респиратор-вируслы авыру билгеләре күренә башлаган, вируслы пневмония диагнозы куелган. Авыруны ясалма комага керткәнннәр, үпкә җилләтү җиһазына тоташтырганнар. Тик ул үлеп киткән. Урал Хәмзиннән кала, РКБда туганнары коронавирустан үлгән тагын берничә кеше хастаханә җитәкчелегенә каршы шикаять язган.

"РКБда дистәләгән һәм йөзләгән пациент һәм медицина хезмәткәренең Covid-19 белән зарарлануына һәм күпләренең, шул исәптән минем әтиемнең дә һәлак булуына карата тикшерүләр узды. Тикшерү нәтиҗәләре – ноль, ягъни җинаятъ эше кузгатудан баш тарту" дип язган Хәмзин.

Аның сүзләренчә, аның тикшерү материаллары белән танышуны сорап язган гаризасы ике атна җавапсыз кала бирә.

"Бер-берсенә салгалашалар. Алар фәрештә кебек чиста" дигән адвокат.

Апрель башында РКБда коронавирус таралып китүе билгеле булганнан соң Башкортстан тикшерү комитеты хастаханә җитәкчелеген "ваемсызлык" маддәсе нигезендә тикшерә башлаган иде. Русия прокуратурасы бу тикшерүне үз контроле астына алачагын белдерде.

РКБ медиклары да коронавирус таралуга юл куйган җитәкчелеккә карата җинаять эше ачуны таләп итеп, Русия президенты, тикшерү комитеты җитәкчесе һәм башка вазифаи затларга мөрәҗәгать белән чыкты.

19 майда Сыртланова вазифасыннан китте. Шул ук вакытта июнь ахырында ул Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров тарафыннан мактау кәгазе белән бүләкләнде дип искәртә Newsbash.ru.

XS
SM
MD
LG