Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "нульләштерү"гә каршы акциядә катнашучылар тоткарланды


15 мартта узган каршылык чарасы
15 мартта узган каршылык чарасы

Кызыл мәйдан ташына ятып, гәүдәләре белән 2036 санын сурәтләгән активистларны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Мәскәүдә бер төркем активистлар Конституциягә үзгәрешләр кертеп, президент мөддәтләрен "нульләштерү"гә каршы акция уздырды. Алар Кызыл мәйданда гәүдәләре белән 3036 санын сурәтләде. Активистларны полиция тоткарлаган дип хәбәр итә "Дождь".

Бүген Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүнең соңгы көне. Үзгәрешләр гамәлгә керсә, президент Владимир Путин 2036 елга кадәр хакимияттә кала алачак.

Акциядә сигез кеше катнашкан. Алар арасында Мәскәүнең Басманный районы депутатлары Люся Штейн һәм Виктор Котов, Pussy Riot хәрәкәтеннән Александр Софеев, Ника Никульшина, активистлар Мария Безверхая, Гоша Кожевников, Лиза Самойлова һәм Мария Тимофеева бар. Тоткарланганнан соң алар полиция бүлегенә алып кителгән.

"2036" акциясе узган гасырның 80нче елларында Э.Т.И. арт-төркеме чарасына ишарә булып тора. 1991 елның 18 апрелендә бу төркем вәкилләре Кызыл мәйданда гәүдәләре белән өч хәрефле сүгенү сүзен язган. Алар моны "Әхлак турында" канун кабул ителүгә каршы протест йөзеннән эшләгән. Канун нигезендә җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре куллану тыелган, аның өчен 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы кертелгән була.

Русиядә Конституциясе үзгәрешләренә 206 үзгәреш һәм аныклау кертү каралган. Шуларның берсе – президент мөддәтләрен "нульләштереп", яңадан саный башлау турындагысы җәмәгатьчелектә аеруча күп каршылыкка очрады. Иҗтимагый фикер лидерлары бу үзгәреш Путинга картайганчы ил башында калырга мөмкинлек бирүенә каршы чыкты.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров "Путинны Русиянең гомерлек президенты итәргә" чакырды.

XS
SM
MD
LG