Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе: Конституциягә үзгәрешләрне тавыш бирүчеләрнең 83% хуплады


Бу төнге өчкә бирелгән мәгълүмат.

Татарстанда Русия Конституциясе үзгәрешләрен тавыш бирүчеләрнең 82,8% хуплаган, каршы тавыш бирүчеләр – 16%. Бу республика үзәк сайлау комиссиясе төнге сәгать өчкә биргән мәгълүматы.

Русиядә Конституциясе үзгәрешләренә 206 үзгәреш һәм аныклау кертү каралган. Шуларның берсе – президент мөддәтләрен "нульләштереп", яңадан саный башлау турындагысы җәмәгатьчелектә аеруча күп каршылыкка очрады. Иҗтимагый фикер лидерлары бу үзгәреш Путинга картайганчы ил башында калырга мөмкинлек бирүенә каршы чыкты.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Путинны Русиянең гомерлек президенты итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG