Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вирус әле бетмәде, зинһар, сакланыгыз"


Чаллының 3нче хастаханәсе
Чаллының 3нче хастаханәсе

Чаллыда яшәүче җырчы Артур Салиховның әнисен ун көн элек ике яклы пневмония белән хастаханәгә салдылар. Хастаханәгә салганчы әнисе ике атнага якын югары температура белән өйдә, табиб әйткән дарулар эчеп дәваланган, әмма хәле начарая гына барган. Азатлык җырчы белән әңгәмә корып, әнисен ничек хастаханәгә салганнары һәм бүгенге хәле турында сорашты.

Чаллыда яшәүче җырчы Артур Салихов 16 июнь көнне инстаграмга шәһәрнең бер хастаханәсеннән видео бастырып "Җәмәгать, әлегә берни дә тәмамланмады, зинһар, битлек белән бармакчаларны кияргә онытмагыз, сакланып йөрегез", дигән пост чыгарды. Артурның 57 яшьлек әнисен вакытлыча инфекция һоспитале дип үзгәртелгән 5нче шәһәр хастаханәсенә салганнар.

— Әниегезнең хәле ничек бүгенге көндә? Әле дә хастаханәдә ятамы?

— Әниебез инде үзен яхшырак хис итә. Хәзер Тукай районы хастаханәсенә күчерделәр.

— Әниегез кайчан үзен начар хис итә башлады? Ашыгыч ярдәм чакырттыгызмы, нинди чаралар күрелде? Хастаханәгә салганчы аңа күпме вакыт өйдә дару эчеп дәваланырга туры килде?

— Хастаханәгә салганчы әни якынча ун көн өйдә дәваланды. Температурасы 38дән дә төшмәде, 38,5-38,9 булды. Бу температура ике атнадан артык торды, хастаханәгә салгач кына төшерә алдылар. Ашыгыч ярдәмне әни үзен начар хис итә башлагач ук чакырттык. Табиб кирәкле дарулар язып бирде. Шул даруларны эчеп әни өйдә дәваланды башта. Файдасын күрмәде. Бер ун көннән, хәле начарайгач, үпкәгә компьтер томографиясен ясатырга дип үзебез бардык. Анда инде, әнидә икеяклы пневмония икәнлеге ачыкланды.

— Ашыгыч машинасы тиз килеп җитә идеме?

— Әйе, әни өйдә дәваланганда ашыгыч ярдәмне берничә кат чакырттык. Кайчан ничек килә иде, берсе бер сәгатьтән соң килде, икенчесен өч сәгатькә якын көтәргә туры килде, чакыргач шунда ук килеп җиткәне дә булды. Аларның да хәзер чакыртучылары күп, шуңа төрлечә көтәргә туры килде.

— Чаллыда үпкәгә компьютер томографиясен ясаучы түләүле клиникаларга шалтыратып чыктым, иң якын көн 9 июль булып чыкты. Сез ясатырга барганда чират юк идеме?

— Компьютер томографиясенә килгәндә, безгә шулай туры килде генә, без килгән вакытка язылган кеше килмәгәнгә генә безне уздырдылар, ә болай, әйе, иң якын язылу июльгә генә иде без барганда да.

— Инстаграмда чыгарган видеода "Хастаханәгә кеше үлем хәлендә булса гына салалар", дигәнсез. Әниегезне хастаханәгә ничек салырга ризалаштылар, берәр танышларыгыз ашамы әллә?

— Юк, андый танышларыбыз юк. Табиблар хастаханәгә салырга теләмәде баштан, әмма әнинең хәле начар икәнен күреп, инде тыны кысыла башлануы сәбәпле, табиб әнинең бер атнадан хәле тагын да начараеп барыбер хастаханәгә салырга туры киләчәген әйтте һәм инде бүтән сузмыйча хастаханәгә салырга карар итте.

— Коронавируска тест алдылармы?

— Коронавируска тест ясадылар, юк, диделәр.

— Кабат анализ алмадылармы, чөнки кайвакыт тест дөрес күрсәтми дип әйтәләр?

— Юк, кабат тест ясамадылар.

— Әниегез сезнең белән яшиме? Гаилә әгъзаларында тагын берәрсе үзендә шундый симптомнар сизмәдеме?

— Әни бездән аерым, берүзе тора. Минем үземнең дә температура, хәлсезлек булып алды. Ике-өч көн температурам бар иде, аннан соң бер биш көнләп хәлсез йөрдем, борын тыгылган иде, ләкин тест ясатып йөрмәдем.

— Нишләп тикшеренмәдегез?

— Ике көннән температура нормальләшкәч тестлар ясап йөрмәдем. Хәзер үземне әйбәт хис итәм.

— Танышларыгыз арасында тагын пневмония, яисә коронавирус бн авыручылар юкмы?

— Танышларыбыз арасыннан әнинең апасы пневмониянең җиңелчә формасы белән авырый, ул өйдә дәвалана.

— Чаллыда авыручылар күп, хәтта аларның дөрес санын да яшерәләр диючеләр бар. Мәсәлән, Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, элекке табиб Галимҗан Зарипов Татарстан президентына бу хакта ачык хат та язган иде. Әниегезне хастаханәгә салганда андагы хәлләрне күрдегез, шәһәрдә вазгыять ничегрәк дип саныйсыз?

— Шәһәрдәге бүгенге вазгыятькә килгәндә, барысы да көчәя генә дияр идем. Әни дә хастаханәгә бик күп авыруларны китерәләр, буш урыннар юк, дип язып тора. Авыруның пигы әле алда, бигрәк тә Чаллыда. Шуңа күрә, әлегә җиңел суларга иртә, сакланырга кирәк.

— Чаллы урамнарында халык нинди саклану чараларын куллана?

—Чаллыда хәзерге көндә гадәти кебек, кешеләр урамда йөри. Әмма өлкән яшьтәгеләр бу мәсьәләдә җаваплырак дип әйтер идем, битлек, бармакчалар кия. Өлкән буын шәһәрдә булган хәлләрне күбрәк аңлый сыман. Ләкин өлкән яшьтәгеләр ныграк авырый да, бәлки шуңа алар үзен җаваплырак тотадыр.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG