Accessibility links

"Табибларга чиратта дүртәр сәгать утырабыз". Социаль челтәрләр Чаллыдагы хәлләр турында


Чаллының 3нче хастаханәсе
Чаллының 3нче хастаханәсе

Соңгы вакытта Чаллыда коронавирус, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар, аларның туганнары хастаханәләр, табиблар җитешмәвенә зарланып интернетта яза башлады. Ләкин рәсмиләр барысы да тәртиптә дип тынычландыра. Азатлык бу уңайдан социаль челтәрләрне күзәтте.

Чаллыда коронавирус белән бәйле вазгыять начарайган очракта авыруларны Менделеевски хастаханәсендә дәвалый башларга мөмкиннәр. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау идәрәсе җитәкчесе Александр Николаев белдерде. Моңа кадәр Алабуга үзәк хастаханәсе дә ковид авыруларны кабул итә башлаган иде. Әлеге шәһәрләрдә Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында авыручылар дәвалана.

Николаев шулай ук бу һоспитальләрдә эшләр өчен хезмәткәрләр җитмәве дә күзәтелә диде. Чаллыга табибларны Мамадыш, Әгерҗе, Менделеевски, Алабуга хастаханәләреннән чакыралар.

Шул ук вакытта авырулар саны арту турында сөйләгәндә күп очракта сүз вирус пневмониясе турында бара. Журналистлар хәтта ни өчен пневмония эпидемиясе игълан итмисез дип тә сораган Николаевтан. "Вирус пневмониясе ул — чир, ә Covid-19 — чир китереп чыгаручы сәбәп. Алар арасында тигезлек билгесе куярга ярамый. Шәһәрдә үпкә ялкынсынуы арту булса да, ул диагностиканың артуы белән бәйле булырга мөмкин, аны вирус пневмониясе эпидемиясе дип атап булмый", дигән хакимият вәкиле.

Коронавирус белән авручылар ягыннан Чаллы Татарстанда Казаннан соң икенче урында тора. Һәрхәлдә, көндәлек рәсми мәгълүмат шуны күрсәтә. Аерым шәһәр һәм районнар буенча рәсми ачык саннар юк. Чаллы басмалары язуынча, шәһәрдә барлыгы 700ләп кеше яңа вирус йоктырган. Бүгенге көндә меңләп кеше үпкә ялкынсыуны яки респиратор вирус авыруы белән коронавирус авырулары өчен әзерләнгән алты хастаханәдә ята.

Ләкин моңа кадәр рәсмиләр барысы да контрольдә, табибларга, саклану чараларына кытлык юк, хастаханәләрдә урыннар бар дип тынычландырып килде. Шулай да соңгы көннәрдә социаль челтәрләдәге язмалар Чаллыда һәм гомумән Татарстанда хәлләрнең башкачарак булуын күрсәтә. "Бөтен гаиләбез белән авырыйбыз", "ашыгыч ярдәм машинасы килми", "поликлиникада зур чиратлар" дип язучылар арта.

Азатлык социаль челтәрләрдә мондый язмаларны барлады.

Азатлык Instagram-ына килгән хәбәр. Чаллы инфекцион хастаханәсе турында
Азатлык Instagram-ына килгән хәбәр. Чаллы инфекцион хастаханәсе турында

Азатлык Instagram-ына әлеге хәбәр Чаллы хастаханәләренең берсендәге чиратлар турында видеога җавап итеп килгән иде.

Татарстанда коронавирус турында рәсми саннар бирүче сәхифә
Татарстанда коронавирус турында рәсми саннар бирүче сәхифә

Instagram-дагы әлеге сәхифә Татарстанда коронавирус белән бәйле вазгыять турында рәсми саннар биреп бара. Аның 74 меңгә якын язылучысы бар. Рәсми саннар астында халык "болар ялган, авыручылар да, үлүчеләр дә күбрәк", "безнең авылда бер кеше үлде, ләкин статистикага кермәде" дигән язулар калдыра.

chelny-biz.ru сайтында калдырылган комментар
chelny-biz.ru сайтында калдырылган комментар
chelny-biz.ru сайтында калдырылган комментар
chelny-biz.ru сайтында калдырылган комментар

Әлеге язулар chelny-biz.ru интернет басмасында калдырылган. Алар Чаллыда Татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зариповның шәһәрдә вазгыять чынлыкта авыррак дип Рөстәм Миңнехановка язган хаты турындагы хәбәр астында чыккан. Галимҗан Зарипов әлеге хатыннан соң Конгрессның Чаллыдагы рәисе вазифасыннан алынды.

Әлеге видеоларда автор Чаллының 3нче санлы поликлиникасында озын чиратлар булуы турында сөйли. Ике генә терапевт кабул итә, һәрберсенә 50ләп кеше тора ди ул. Аның сүзләрен пост астында башкалар да хуплый. Шундый ук хәл Чаллының башка дәваханәләрендә дә дип язалар.

Соңрак бу видеога Чаллының 3нче санлы дәваханәсе рәсми җавабын бирде. Бу дөрес хәл түгел, һәр терапевтка 12-15 кенә кеше генә чиратта тора иде, ә башка көннәрдә кеше бик аз диелгән җавапта. Шул ук вакытта дәваханә һәр терапевт бер сменага 50шәр кешене кабул итүен дә таный. Моннан тыш, йортларга йөрүче фельдшерларның да эше арткан, көненә 150гә кадәр чакыру була, башка вакытларда 30-50 булган.

Дәваханәгә кергән урында фильтр һәм аерым бокс бар, аларда респиратор вирус билгеләре булган кешеләр карала. Бокс ике сменада эшли һәм көненә 150шәр авыруны кабул итә. "Бу медицина хезмәткәрләренә бик зур йөкләнеш" ди дәваханә рәсмиләре.

Җавапта шулай ук "эпидемиологик вазгыять яхшыруга кармастан, кешеләр коронавирус йоктырудан курка", әз генә томау яки температура булса да, дәваханәгә килә яки табиб чакыра, "шулай итеп медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүләр арта" дип тә әйтелгән.

Дәваханә җитәкчелеге "җәмәгатьчелекне ялган мәгълүмат белән котыртмаска, әлеге вазгыятькә аңлап һәм сабырлык белән карарга" чакыра.

Чалыда 3нче санлы дәваханә җавабы
Чалыда 3нче санлы дәваханә җавабы

Татарстанның башка районнары пабликларында, Казан төркемнәрендә дә коронавирус, үпкә ялкынсынулар белән авыручыларның, аларның туганнарының, танышларының тарихлары еш чыга башлады.

Илдус Лотфуллин аккаунтында
Илдус Лотфуллин аккаунтында

Татар Instagram-ында COVID-19 турында актив язучы бердәнбер табиб Илдус Лотфуллин аккаунтын укучылар да үзләренең башыннан кичкәннәрен яза, киңәшләр сорый.

Рәсмиләр исә бары да тыныч, контрольдә, вазгыять начараюга таба бармый дип чыгышлар ясый.

Рәсми саннар. 26 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 171 (+50) 2 783 (+140) 18 (+0)
Татарстан4 390 (+40) 3 684 (+23) 11 (+0)
Русия620 794 (+6 800) 384 152 (+8 988) 8 781 (+176)

стопкоронавирус.рф

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG