Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиб Илдус Лотфуллин: "Вируслар киләчәктә тагын да артачак"


Архив фотосы
Архив фотосы

22 июнь Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзган тәүлектә дөньяда коронавирус йоктыручыларның саны пандемия башланганнан бирле иң зур күләмгә артуы турында хәбәр итте бер тәүлек эчендә тагын 183 мең кеше өстәлгән. Димәк, зәхмәт әле чигенергә җыенмый.

Казан дәүләт медицина университетының педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин Covid-19 проблемын дөрес аңлау өчен, аның чыганагын белү кирәк ди. Галим фикерләрен тәкъдим итәбез.

Илдус Лотфуллин
Илдус Лотфуллин

Күпчеллек кеше яңа коронавирусны кинәт кенә үзеннән-үзе килеп чыккан дип саный. Шулай булгач, күпмедер вакыт үтүгә ул шулай ук кинәт кенә юкка да чыгарга тиеш, янәсе. Бу — ялгыш фикер. Ни кызганыч, киләсе берничә дистә елда яңа инфекцияләр безнең көндәлек тормышыбызның бер өлеше булып торачак.

Covid-19 ниндер бер явыз тылсым белән юктан гына килеп чыккан дип уйларга кирәк түгел. Аның килеп чыгасын галимнәр алдан фаразлап куйганнар иде.

Менә шундый фаразлауның бер мисалы: Американың Аллергия һәм йогышлы авырулар институты мөдире Dr. Fauci (Википедия аны "американнар иң нык ышанган табибларнын берсе" дип атый) 2017 елда эмерджент инфекцияләр (emergent infection) турында лекция укыды. Гадиләштереп әйтсәк, эмерджент инфекцияләр — яңа, моңа кадәр билгеле булмаган инфекцияләр дигән сүз ул. Лекциядә бер харита күрсәтелде: 1984 елда дөньяда бердән-бер эмерджент инфекция булса (вич), 2017 елда алар харитага сыймый башлаган. "Менә-менә китереп сугачак!" — лекциянең төп хәбәре шул иде.

Бу нотык дөньяга әллә нинди зур тәэсир итте дип әйтеп булмый. Галимнәрне кем тыңласын инде. Йә Арктика бозлары эри аларның, йә бал кортлары кырылып юкка чыга, йә астероидлары оча… Кем ышанып бетсен!

Эмерджент инефекцияләрнең сәбәбе — глобализация: дөнья буйлап сәяхәтләр һәм халыкара сәүдә. Кая да булса сәяхәт иткәндә без үзебез белән берничә миллиард микроб алып барабыз. Моңа кадәр үзара очрашмаган микроблар генетик информация белән алмаша башлый, бу аларның эволюцияләрен тизләштерә. Глобализация микродөньяга да кагылды дисәк була.

Эмерджент инфекцияләр килеп чыгуының башка сәбәбләре дә бар: кешелекнең коллектив иммунитеты үзгәрү, антибиотикларны дөрес кулланмау, климатның, экосистемаларның үзгәрүе һәм башкалар. Мәсәлән, кешеләрнең кыргый хайваннарга якынаюы. Социаль челтәрләрдә кешеләрнең кыргый мәче, игуана, ниндидер экзотик кош тотып төшкән фотоларын күргәнегез бар бит? Әле 2000 елда үк кешелек якынча 40 мең маймыл, 640 меңнән артык рептилия, берничә миллион кош иярткән булган. Хайваннарга хас авыруларны “зооноз” дип атыйлар. Авыру хайван кеше белән тыгыз контактка кергәндә, зооноз китереп чыгара торган микроблар мутациягә бирелеп, кеше өчен йогышлы формага әйләнә ала.

Шунсы мөһим – эмерджент инфекцияләр заманча дөньяның тренды, тенденциясе ул. Димәк, алар яңадан кабатланачак. Битлек, респираторларыгызны еракка куймагыз, профессиягезне онлайн эшли торганга үзгәртегез һәм, гомумән, тормышыгызны бу фактны күз алдында тотып планлаштырыгыз.

Илдус Лотфуллин
табиб

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG