Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мөселман киносы фестивале быел тамашачыдан башка, ябык рәвештә узачак


2019 елгы Мөселман фильм фестивале күренеше
2019 елгы Мөселман фильм фестивале күренеше

Пандемия сәбәпле быел мөселман киносы фестиваленә Казанга кунаклар җыю каралмаган.

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел техник режимда уза һәм тамашачы өчен ябык булачак. Коронавирус таралу куркынычы дәвам итү сәбәпле, фестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар шулай карар иткән. Жюри әгъзалары конкурста катнашучы фильмнарны дистанцион рәвештә карап чыгачак, аннары сентябрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Җиңүчеләр исемнәре фестивальнең рәсми сайтында чыгачак. Казанга танылган кино эшмәкәрләрен чакыру, тамашачыларга киноларны күрсәтү каралмаган.

“Кызганыч, без быелгы кинофестивальне ябык режимда уздырырга мәҗбүрбез, дип белдерде “Татаркино” мөдире Миләүшә Айтуганова. Хәзер күп халыкара фестивальләрне уздырудан баш тарталар, бу чынбарлык, һәм аңа яраклашырга кирәк, ди ул.

Фестивальгә гаризалар кабул итү 2020 елның 1 июнендә тәмамланды. Оештыру комитеты 63 илдән барлыгы 629 фильм теркәгән. Конкурс програмына 52 фильм кергән. Шулар арасында Татарстаннан бер генә эш - Әмир Галиәскаровның “Волчий Яр” исемле кыска нәфис фильмы кергән.

“Милли програм фильмнары” номинациясенә Татарстаннан ун фильм алынган: Илшат Рәхимбайның “Әпипә” мюзиклы, Павел Москвинның “Пустота”, Наил Хәйретдиновның "Вопреки", Вячеслав Кузьминның “Мать”, Сергей Киатровның “Ревизские сказки. Архивное дело”, Әмир Гатауллинның “Апанаевская мечеть – жемчужина Казани”, Салават Юзиевның “История одной фотографии”, Солтан Сөнгатуллинның “Танцуй в Углу”, Элина Касимованың “Шла, шла и увидела” һәм Ренат Хәбибуллинның “Фанис Зиганшин. Разговор за сценой” фильмнары кергән.

Чит илдә төшерелгән фильмнарга быел аларның премьера булуы шарты куелган. Шуңа күрә быелгы мөселман фестивалендә катнашучы фильмнарның берсе дә әлегә кадәр Русиядә күрсәтелмәгән булачак.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Быел ул сентябрь аенда узарга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG