Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус Татарстанда тагын 38, Башкортстанда 48 кешедә табылган диелә


Татарстанда узган тәүлектә тагын 38 кешедә коронавирус расланган, 6 кеше терелгән. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Эпидемия башланганнан бирле 4 849 кешедә вирус табылган, 3 764 кеше савыгып чыккан. Русиянең рәсми статистикасында барлыгы 13 кешенең үлүе күрсәтелә. Татарстанның пандемиягә каршы штабы 4 июльдә коронавирустан 18нче кешенең үлемен хәбәр иткән иде.

Башкортстанда узган тәүлектә 48 яңа очрак рәсман теркәлгән, 40 кеше терелгән, барлыгы 5 591кешедә COVID-19 расланган. Яңа үлем очраклары хәбәр ителми, республикада барлыгы 19 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми расланган иде.

Русиядә узган тәүлектә 6 736 кешедә вирус табылган, вирус эләктерүчеләр саны 681 251гә җитте. Узган тәүлектә 134 кеше коронавирустан вафат булган, пандемиядән рәсмән үлгәннәр саны 10 161гә җитте.

Рәсми саннар. 05 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 591 (+48) 3 301 (+40) 19 (+0)
Татарстан4 749 (+38) 3 764 (+6) 13 (+0)
Русия681 251 (+6 736) 450 750 (+3 871) 10 161 (+134)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG