Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньякүләм танылган итальян композиторы Эннио Морриконе вафат


Эннио Мориконе 2016 елда "Оскар" бүләге ала
Эннио Мориконе 2016 елда "Оскар" бүләге ала

Танылган композитор Рим шәһәрендә хастаханәдә үлгән. Аңа 91 яшь иде.

Итальяна композиторы Эннио Морриконе үлеме турында ANSA мәгълүмат агентлыгыхәбәр итте.

Агентлык язуынча, дөньякүләм танылган композитор Рим шәһәрендә хастаханәдә үлгән. Ул анда берничә көн элек бот сөяге сынып китерелгән булган. Морриконега 91 яшь иде.

Эннио Морриконе 500дән артык фильм һәм сериалга музыка язды. Алар арасында "Яхшы, начар, усал" (Il buono, il brutto, il cattivo, 1966), "Берчак Кыргый Көнбатышта" (C'era una volta il West, 1968), "Пианист турында легенда" ( La leggenda del pianista sull'oceano, 1998), "Профессионал" ( Le professionnel, 1981), "Иреккә җибәрелгән Джанго" (Django Unchained, 2012) фильмнары бар.

Морриконе ике тапкыр "Оскар" бүләге алды. 2007 елда ул аңа кинематографтагы казанышлары өчен, ә 2016 елда Квентин Тарантино төшергән "Җирәнгеч сигезлек" (The Hateful Eight, 2015) фильмына музыка өчен тапшырылды.

Композитор шулай ук өч тапкыр "Алтын глобус" бүләгенә, алты тапкыр BAFTA премиясенә лаек булды. Кинематограф өчен музыка язу белән Морриконе 33 яшеннән соң шөгыльләнә башлый.

XS
SM
MD
LG