Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан Русия дөньяда дүртенче урынга төште


Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан караганда Һиндстан Русияне узып, дөньяда өченче урынга менде. Беренче һәм икенче урыннарда АКШ һәм

Узган тәүлектә Русиядә 6 611 кешедә коронавирус рәсми теркәлгән. Эпидемия башыннан илдә 687 862 кешедә яңа төр вирус расланды. Әлеге күрсәткеч белән Русия дөньяда дүртенче урынга төште. Өченче урында хәзер Һиндстан, анда 6 июльгә 699 меңнән артык кешедә коронавирус расланган.

Русиядә барлыгы 454 329 кеше бу авырудан терелгән, 10 296 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр саны 135 булды.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Русиянең коронавирус каршы көрәш штабы хәбәр итте. Эпидемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясенең 4 787 очрагы теркәлгән, 3 601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1 168 кеше дәвалануын дәвам итә дип хәбәр итә Татарстан штабы.

Татарстан штабы мәгълүматына караганда, барлыгы 18 кеше үлгән. Русия рәсми саннары 13 кеше үлгән дип күрсәтә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, республикада эпидемия башыннан 5 638 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә бу сан 47гә арткан.

Дүшәмбе хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан сәламәтлек саклау министры хәбәр итүенчә, республика хастаханәләрендә 412 кеше ята, 1 817 кеше амбулатор шартларда дәвалана.

Республика коронавирус теркәлгәннән алып барлыгы 3 304 кеше савыккан.

Башкортстан башлыгы идарәсендә һәм республика хөкүмәтендә коронавирус белән авыручылар күп. Бу хакта дүшәмбе оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Рәсми саннар. 06 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 638 (+47) 3 333 (+32) 19 (+0)
Татарстан4 787 (+38) 3 772 (+8) 13 (+0)
Русия687 862 (+6 611) 454 329 (+3 579) 10 296 (+135)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG