Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә журналист Светлана Прокопьевага 500 мең сум күләмендә штраф салды 


Светлана Прокопьева (уңнан беренче) мәхкәмә утырышында
Светлана Прокопьева (уңнан беренче) мәхкәмә утырышында

Прокуратура Прокопоьевага алты ел колония җәзасы сораган иде.

Псковтагы хәрби мәхкәмә журналист Светлана Прокопьеваны террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип таныды. 17 яшьлек егетнең Архангельскида ФСБ бинасында үз-үзен шартлатуына китергән сәбәпләр турында уйлануларга багышланган язмасы өчен аңа 500 мең сум күләмендә штраф салынды.

Прокуратура Прокопоьевага алты ел колония җәзасы сораган иде. Журналист гаебен танымады, "язма дәүләт сәясәтен тәнкыйтьләүгә багышланды, ә Архангельскидагы террор гамәле дәүләт үсешенең репрессив тренд алуы һәм аның карашына, чамадан тыш кырыс хокук саклау өлкәсе турында сөйләшү өчен сәбәп кенә иде", дип белдерде.

Прокопьева ФСБ бинасында үз-үзен шартлаткан студентның бу юлга этәргән булырга мөмкин сәбәпләр турында Псковтагы "Эхо Москвы" радиосына сөйләгән иде. Шулай ук ул бу хакта мәкалә дә бастырды.

Прокопьевага карата террорчылыкны аклау турында җинаять эше 2019 елның 5 февралендә ачылды. Журналист төрле медиа чаралары белән, шул исәптән Радио Свобода белән хезмәттәшлек итә.

Азат Европа/Азатлык радиосы Прокопьевага яклау белдерде.

"Без Русия хакимиятенең танылган бәйсез журналистканы рәхимсез рәвештә юк итәргә әзер торуына чиктән тыш ризасызлык белдерәбез, ул үзенә ягылган гаепкә капма-каршы әйбер эшләгән кеше. Светлананың фикере - фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга омтылыш; аның сүзләрен "террорчылыкны аклау" дип аңлатырга тырышу - тәнкыйть тавышын басуга юнәлтелгән аңлы, сәяси мотивлы эш, хакыйкатьне бозып күрсәтү. Бу Русия тарихындагы иң кара чорларда уза торган күрсәтмә процессларның иң начар мисалларын хәтерләтә", диелә корпорация президенты вазифаларын башкаручы Дейзи Синделарның мөрәҗәгатендә.

3 июльдә төрле шәһәрләрдә журналист Светлана Прокопьеваны яклап ялгыз пикетлар узды.

XS
SM
MD
LG