Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан: пандемия тиражларга тискәре йогынты ясамаган


Татарстан газетлары сатуда
Татарстан газетлары сатуда

2020 елның икенче яртысына матбугатка язылу пандемия чорына туры килде. Март ахырыннан Русиядә үзизоляция тәртибе кертелде. Өйдә утырганда интернеттан төрле, кайчак каршылыклы мәгълүмат агып торганда газет-журналлар халык өчен бер юаныч булды дип саный татар мөхәррирләре.

Татарстан халык артисты Габделфәт Сафин гамәлгә куйган "Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Рузилә Сафина да әлеге фикерне алга сөрде.

Рузилә Сафина
Рузилә Сафина

"Пандемия чорында күбрәк эшләргә, яңа алымнар уйлап табарга туры килде, редакция хезмәткәрләренең көче күп китте. Аларга һәм авылларда эшләүче почта хезмәткәрләренә рәхмәт. Газетка язылуда сүлпәнлек сизелмәде, киресенчә, халык безне дусты, киңәшче, ярдәмче итеп кабул итте. Бу чорда газетлар бик кирәк булды, ул бер дәва булып кеше күңеленә төште", дип сөйләде Азатлыкка Рузилә ханым.

Былтыргы шушы чор белән чагыштырганда "Акчарлак"ның тиражы бераз арткан, 35 058 булган. Аларның 4465 данәсе Русия буйлап, 5462 данәсе киосклар аша тарала.

"Чит төбәкләрдә язылучылар арта. Алар газетны мәгълүмат алу өчен генә түгел, татар телендә уку өчен алдыралар дип тә уйлыйм", диде мөхәррир.

Аның фикеренчә, хосусый газетларга да дәүләттән ярдәм булырга тиеш.

Без тиражларны саклап калмасак, татар телендә укучы бөтенләй калмаячак

"Бүгенге көндә зур тиражларны хосусый газетлар гына тотып тора. Моны бер көн килеп күрерләр дип уйлыйм. Әгәр без тиражларны саклап калмасак, татар телендә укучы бөтенләй калмаячак. Әти-әнисе татар телендә укыган бала үскәч тә, авылыннан чыгып киткәч тә, татар телле матбугатка битараф булмаячак. Кәгазь газет тотмаса да, татар телле сайтларга керәчәк, татар төркемнәрендә утырачак. Русия буйлап язылучылар да күп. Без аларга татар шәхесләре, татар тормышы, уку йортлары, яшьләре турында сөйлибез. Шуңа күрә хосусый басмаларга да дәүләт ярдәме кирәк. Мин моны бизнес дип санамыйм", диде Рузилә Сафина.

Министрлыклар, китапханәләр белән хезмәттәшлек итүгә килгәндә, "мөрәҗәгать итеп караган идем, безнең лимит тулган, сезнең тиражыгыз болай да яхшы дип кире бордылар", диде "Акчарлак" мөхәррире.

"Ирек мәйданы" газеты хуҗасы Раиф Усманов бу яртыеллыкка язылу авыр шартларда барды дип сөйләде.

Раиф Усманов
Раиф Усманов

"Бераз кимедек, ләкин язылу нәтиҗәләреннән канәгатьбез. Июльдә атналык тиражыбыз 45,8 мең тирәсе. Аерып әйтсәк, "Ирек мәйданы"ның Татарстанда 32,4 мең, Русия төбәкләрендә 3,3 мең, Башкортстанда "Манзара"ның 10,1 мең укучысы бар. Тиражларның зур өлеше – 40 меңе – почта аша яздырып укучылар, калганы – газет киосклары. Газетка киләсе айлардан да язылып була.

Икътисадта хәл авыр, авыл җирендә бигрәк тә. Чөнки эш юк. Үзара салым түлисе бар, чүп чыгару бәясе дә артып тора. Шуңа алдагы елларда язылуның ничек буласын әйтү кыен. Матбугат та авылга ярдәм итәргә тиеш – хокукларны аңлатырга һәм якларга, дәүләт тудырган ярдәм програмнары белән таныштырып торырга, эшмәкәрлек итү юлларын күрсәтергә", ди Раиф әфәнде.

Редакциянең газетка яздыруны сорап беркая да мөрәҗәгать иткәне юк. Шулай да китапханәләргә татар телле басмаларны күбрәк яздырырга кирәк дигән фикердә.

"Ирек мәйданы" тиражы соңгы елларда бик кимеми, халык интернетка күчеп барган чорда да, ул укучыларын саклый.

Газет укымыйлар, китап укымыйлар дигән стереотипны бетерергә кирәк

"Бездә газет укымыйлар, китап укымыйлар дигән стереотипны бетерергә кирәк. Татар телендә кызык китаплар, газет-журналлар күп, татар телендә укучылар да аз түгел. Аларны үзара якынайтырга кирәк. Мин үзем кунакка йә очрашуга барганда, татарча китап та алып барырга тырышам. Авылда китапханәгә татар телендә газет-журналлар яздырам. Туган көнгә дә шулай итәргә мөмкин бит. Хәзер "Русия почтасы"ның сайтына кереп, газет илнең төрле почмагына килә торган итеп язылып була", дип белдерде Раиф Усманов.

2021 елда почта бәяләре якынча 9-10 процентка артыр, доллар-евро курсы үскәч, кәгазь һәм типография чыгымнары да артачак дип фаразлый һәм укучыларга газетка төрле ташламалы чорларда язылып калырга киңәш итә.

"Безнең гәҗит" тиражы 400-500 данәгә кимеп, 11 100 булган. "Халыкта курку хисе арта бара, алда ни булырын белми, газет укымыйча да түзеп була дип уйлый. Элек мондый ук кимү булмый иде. Яшьләр газета укырга яратмый. Безне интеллигенция, өлкән яшьтәге кешеләр, уйлый белә торган, сәясәт белән кызыксынучылар укый", дип сөйләде газет хуҗасы Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

Шул ук вакытта ул матбугатның киләчәге бар дип саный. "Көнбатыш илләрендә кәгазь газетлар бетәргә уйламый. Почта эшен үзгәртсәләр, газет сатучы киосклар җайга салынса, матбугат үлми. Газетлар калыр ул, татар телен белүчеләр калырмы?" дип сорау куя мөхәррир.

Пандемия чорында татар телле матбугат отышлы позициядә булган, чөнки татар газетлары башлыча почта аша таратыла. Почта эшләп торды, ә киосклар ябылып алды. Дәүләт ярдәменә килгәндә, Илфат әфәнде "Татмедиа белән мөнәсәбәтләр әйбәт, ләкин түрәләр безне яратмый", диде. "Безнең гәҗит" район башлыкларының тынычлыгын ала торган газет. Шуңа күрә безгә язылуда кыенлыклар тудырган, почтальоннарны бастырып сүккән башлыклар бар. Аннары матбугат чаралары пандемиядән зыян күргән тармакка керде, ләкин ул ярдәмне алыр өчен зур киртәләр узарга кирәк. Якынча 350-400 мең сумлык ярдәмне ала алмадым", дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов.

Журналистлар мәгълүмат җыеп түгел, квитанция таратып йөрде. Моңа шаклар каттым

Ул шулай ук кайбер дәүләт басмалары журналистларының авылларда пандемия чорында да өйдән-өйгә кереп, газетларына яздырып йөрүенә гаҗәпләнү белдерде. "Журналистлар мәгълүмат җыеп түгел, квитанция таратып йөрде. Моңа шаклар каттым. Безнең авылга да килгәннәр. Әби-апалар "Казаннан ук килгәннәр, язылдык инде", диделәр. Уңайсызланып та язылганнар", диде "Безнең гәҗит" җитәкчесе.

"Шәһри Казан” газеты баш мөхәррире Радик Сабиров сүзләренчә, узган ярты еллыкка язылучыларның күпчелеге Казаннан булса, быел авыллар күбрәк язылган.

Радик Сабиров
Радик Сабиров

"Матбугатка яздыруның билгеле бер планы бар, без редакциядә ул планны арттырып үтәргә дип килешкән идек. Пандемия килеп чыккач, куркыта башлады, чөнки саннарны күзәтәсең, ә алар үсми. Нишләргә дип уйлаша башладык. Instagramны да эшкә җиктек. Үземнең шәхси аккаунттан гына да 142ләп кешене яздырдым. Миңа акчаны күчерәләр дә сайт аша яздырып бирәм һәм квитанцияләрен җибәрәм.

Узган ел почта бүлекләре белән эшләгән идек, ләкин быел коронавирус сәбәпле алар эшләмәде. Ул вакытта газетка язылучыларның 65% Казан халкы булды. Бу кышкы язылу турында әйтәм. Хәзер алай эшләп булмады.

Шуннан әкрен генә курка-курка гына авылларга чыга башладык. Анда шәһәрдән килүчеләр коронавирус алып килә дип бездән шүрлиләр. Ләкин шул авылларга бару белән барысын да булдырып чыктык. Гомум тираж биш мең булды. Узган җәй белән чагыштырганда 11%ка арттырып та үтәдек. Бу почта турында сүз бара. Гомум тираж шул ук биш мең данә күләмендә калды, чөнки альтернатив язылу бик кимеде. Ник кимеде, чөнки мәктәпләр, балалар бакчалары ябылды. Бер мәктәптә ун кеше язылса, без аларга редакция бәясеннән газетны үзебез китереп бирә идек.

Узган ярты еллыкта 800 кеше альтернатив язылса, быел 350 генә булды", ди Сабиров. Алар Татарстан авылларына икешәр машина белән барып берничә авылны йөреп чыканнар.

Бер машинага дүртәр кеше утырып чыгып китә идек. Атнасына өч тапкыр чыктык

"Бер машинага дүртәр кеше утырып чыгып китә идек. Атнасына өч тапкыр чыктык, чөнки почта хезмәткәрләре шулай эшли. Дүрт кеше ике төркемгә бүленеп почта хезмәткәре белән өйләрне йөреп чыга. Күрше-тирә авылларга да кердек. Бер төркем бер авылда, икенче төркем икенчесенә барган чаклар да булды. Шулай көн дәвамында йөри идек.

Төрле кызыктыру чараларын кулландык. Мисал өчен, почта хезмәткәрләренә шулкадәр яздырсаң, шулкадәр акча күчерәбез, шулкадәр яздырсаң, шулкадәр дип әйттек. Балтач районында бер почта хезмәткәре: "Хезмәт хакым җиде мең ярым сум", ди. Ул бөтен авылны күтәреп, 64 кешене газетка яздырды, без аңа мең ярым сум акча күчердек. Ул бик шатланды", ди Радик Сабиров.

Ул Татарстанда газетларны сайлау мөмкинлеге дә зур булуын әйтә.

"Язылуның соңгы атнасында күбесе нинди дә булса басманы инде алдыруын әйтте, шул ук "Акчарлак", "Ватаным Татарстан" һәм башкалар, шуңа тагын 500 сумны чыгарып салырга мөмкинлекләре юк иде. Бу күп акча да түгел кебек инде. Бер көнне Instagram-га: "бер ярты һәм кабымлык бәясе" дип язып куйган идем. Шул көнне 15 кеше газетка язылды", ди Сабиров.

Ул мәдәният министрлыгы басмаларны китапханәләргә яздырудан кулланып, халык шуннан алып укуын әйтә.

"Мин элек китапханәләргә кереп караганда журнал-газетлар таушалып беткән була иде. Бәлкем алай яздыруны арттырырга кирәктер. Авыл китапханәләренең бөтенесендә газет-журналлар булырга тиеш дип саныйм", ди "Шәһри Казан" газеты баш мөхәррире Радик Сабиров.

"Сөембикә" журналының баш мөхәррире Лариса Маликова коронавирус чорында онлайн язылуга игътибарны арттыруларын әйтә.

Лариса Маликова
Лариса Маликова

"Сөембикә” гомер-гомергә әниләр һәм дәү әниләр журналы булып килде, шуңа онлайн язылуга әллә ни игътибар итми идек. Ә яңа вазгыятьтә без аны беренче урынга чыгардык.

Коронавирусның уңай яклары да, тискәре яклары да булды. Яңа вазгыять яңа таләпләр куйды. Аларны үтәр өчен яңа юллар уйларга туры килде. Күп очракта балаларга, оныкларга: "Әниләрегез, дәү әниләрегезгә булышыгыз", – дип мөрәҗәгать иттек. 65 яшьтән өлкәннәр әле бүген дә коронавирус сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр. Яшьләргә мөрәҗәгать итү ярдәм итте микән, күп районнарда абунәчеләребез артты.

Тискәре ягы да булды дип әйттем бит инде. Май аенда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез языла торган Роспечать сайтының безнең журналга язылу бите эшләмичә торды. Без Роспечатькә мөрәҗәгать иттек, әмма алар, коронавирус сәбәпле, 30 майда гына эшкә чыкты. Әлеге техник хатаны бик соң төзәттеләр. Роспечать аша элек 649 абунәчебез язылса, бу ярты еллыкта 435 кенә булды. Татарстанда бераз үсеш бар. "Татмедиа" җәмгыяте төрле акцияләр уздырды, бу да булышкандыр дип уйлыйм. Роспечать аркылы вакытында язылмыйча калучылар әле язылыр дигән өмет белән яшим", ди Лариса ханым.

Коронавирус сәбәпле алар командировкаларга да йөри алмаган.

"Безнең бөтен очрашулар онлайн гына булды. Ул да коронавирусның бер тискәре ягы. Ике санны өйдән эшләдек. Фотоларны да читтәге фотографлардан сораттык. Аларның сыйфаты бик үк ошамаса да, куярга туры килде.

"Куркытты бу чир. Халыкта безнең кайгы булмас, тиражны ничек җыярбыз дип уйлаган идек. Әмма бу авыр чорны уңышлы уздык дип саныйм. Гомум тираж – 4850 булды. Узган елны шушы вакытка 5118 булган. Быел бераз гына кимегән. Сахалинда, Красноярски, Краснодарда да язылучыларыбыз бар. Иң күбе Башкортстанда, Төмән, Оренбур өлкәләрендә алдыралар", ди Маликова.

Татарстан мәдәният министрлыгы "Сөембикә"не китапханәләргә яздырган. Узган ел бу сан 1400 данә булса, быел – 1050 данә.

"Сөембикә"
"Сөембикә"

"Бөтен башка матбагалар белән чагыштырганда, министрлык "Сөембикә"не күбрәк яздыра. Минемчә, бу саннар юктан гына барлыкка килмәгән. Безнең журналистлар төрле районнарга командировкага барганда китапханәләргә дә кереп чыга. Журнал күп очракта кулда була. Хәтта элеккеге саннары булмый. Аннары авылда журналны бер гаилә яздыра икән, алардан алып күршеләре дә, ким дигәндә тагын биш йорт укый. Мәдәният министрлыгы басмага яздырганда ихтыяҗга карый дип уйлыйм, кайсы басманы күбрәк укыйлар, шуңа яздыра", ди Лариса Маликова.

Быел "Сөембикә"гә язылу бәясе артмаган. Соңгы вакытта редакция бәясеннән язылу популярлашып киткән.

"Редакция бәясеннән ярты елга язылу – 330 сум, ә почтада язылганда – 594 сум. Редакция бәясе белән язылучылар журналны бездән үзләре алып китә. Хәтта районнардан да алып китәләр, мәсәлән, Арча, Яшел Үзән, Мөслим, Кайбыч, Әгерҗе районнары шулай эшли" ди мөхәррир.

Ул интернет чараларны басма версияне яшәтүче дип саный. Моңа мисаллар да булуын әйтә.

"Без язылу чоры башланды дип игъланнар, кызыклы язмаларга анонслар бирәбез. Апрельдә бер яшь ханым безне Instagram-да укыган һәм редакциягә шалтыратып: "Сезгә ничек язылып була?" дип кызыксынды. Күптән түгел тагын бер ханым керде: "Сезнең сайтны моңарчы укып бардым, хәзер журналны укыйсым килә", ди.

Интернет чараларын кәгазь басманы яшәтү өчен кулланырга кирәк

Бүгенге көндә аудитория аерылды. Сайтка да бер тәүлеккә уртача биш мең кеше керә. ВКонтакте, Instagram-да аккаунтыбыз бар, Телеграмда һәм Youtube-та да каналлар ачылды. Аларның барысын да кәгазь басманы яшәтү өчен кулланырга кирәк дип саныйм.

Безнең журналны ирләр дә ярата. Статистикага карасаң, сайтны укучыларның 30%ы ир-атлар. Сайтны татарлар гына түгел, башкортлар да ярата, хәтта башкортча комментарлар калдыралар. Сайтка Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез күп керә", ди Лариса Маликова.

* * *

"Татмедиа" контролендә булган дәүләт басмалары да тиражларын әллә ни киметмәде дип хәбәр ителде. 2020 елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" газет-журналларының гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 94,2 процент дигән сүз.

"Казан утлары" журналының тиражы 2,4 процентка, "Чаян" — 8,7, "Безнең мирас" журналы — 2,7 процентка арткан.

Азатлык чыганагы сүзләренә караганда, бу юлы Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы "Татмедиа" басмаларына язылмаган. Чынлап та, дәүләт өчен сатып алулар сайтында матбугатка язылуга бәйле соңгы бәйгене министрлык 2019 ел өчен уздырган. Ул вакытта якынча 4,5 миллион сумга газета-журналлар яздырылган.

Татарстанның мәдәният министрлыгы 2020 елга дәүләт газет-журналларына 8,5 миллион сум акча тоткан. Алар республика китапханәләренә таратыла.

XS
SM
MD
LG