Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Унбиш минутка бирегез, без аны үзебез хөкем итәбез"


Айдар Исмәгыйлев

Казанда үзләрен чечен милләте вәкилләре дип таныткан бер төркем Уфадан килгән активист Айдар Исмәгыйлевка һөҗүм иткән. Азатлыкка ул шушы вакыйга турында сөйләде.

— Айдар, Сез Facebook битендә полициядә булганыгызны яздыгыз, аннары сезгә һөҗүм иткәннәр дип сөйләдегез. Бик буталчык бу. Төгәлрәк ниләр булганын сөйләгезче?

— Дүшәмбе кич Казанның "Лесной городок” бистәсендә яшәүче дустым янына бардым. Ул өйдә юк иде, мин аны көтеп утырдым. Без аның белән телефон аша ачуланыштык, телефон аша артык хисләнеп төрле темаларга сөйләшкән чак: без икебез дә сәясәт белән кызыксынабыз, активлык, шулай ук хокук яклау темасына да, аерым алганда, ЛГБТ вәкилләренең хокуклары турында да иде әңгәмә. Читтән, бәлки, бик хисле булып күренгәндер. Күпмедер вакыт шулай утыргач, минем янга 5-6 егет килеп басты. Кыяфәтләренә караганда, 17 яшьтән узган, спорт гәүдәле егетләр. Чыгышлары белән Русиянең көньяк төбәкләреннән булганнары күренеп тора. Алар үзләре дә күп тапкыр кайдан булуларын горурланып кабатлады, ләкин ул республика үзен телгә алганны яратмый, шуңа күрә ассызыклауны кирәк дип тапмыйм. Алар миңа әллә ниләр әйтеп бетерде, нигездә "Син монда нәрсә турында сөйлисең? Монда безнең туганнар, балалар йөргәнен күрмисеңме? Нәрсә пропагандалап утырасың?" дип тезеп киттеләр. Аннары минем кыяфәтемә бәйләнә башладылар, "Син үзең дә яман кешегә охшагансың" дип әйтә башладылар. Алар фикеренчә, мин җитәрлек дәрәҗәдә бруталь түгел, юаш күренәм, киемем якты төсләрдә, кызгылт төстәге кроссовкалар да ошамады. Мин аларны сөйләштерергә, ничек тә тыныч аралашырга тырыштым.

Дустымның кайда торуы белән кызыксындылар, аны да белделәр, миңа телефон номерымны әйтергә туры килде, чөнки алар күп иде. Телефонда күпме акча икәнен сорый башладылар, мин моның кая таба барганын аңладым да, алар белән сөйләшкән арада сиздермичә такси чакырдым. Мине әле балалар мәйданчыгында гаиләләр күп булуы коткарды. Ләкин иң куркынычы һәм иң кызыгы әле алда иде.

— Димәк бәйләнүчеләрдән китә алдыгыз булып чыктымы?

— Әйе. Мин таксида барган арада полиция чакырдым, бу бистә миңа таныш түгел, булган акчага берничә чакрым узгач, тукталышта чыгып, полицияне көтеп утырдым. Facebook дусларыма язып утырган арада борылып карасам, миңа бәйләнүчеләрнең икесе мине эзләп килә. Үзем ялгыштым – таксига утыргач кит бит инде! Алар мине эзләп тормас дип уйладым, ә алар мине бистә буйлап эзләгән. Бер яктан карасаң, полицияне чакырып тормыйча, аннан бөтенләй китәсе калган. Полиция бер сәгать буе килде. Мин эшнең кайсы якка барасын аңлап, якындагы "Магнит" кибетенә кереп киттем, тегеләр өстәмә көчләр туплаган арада, кибеттә эшләүчеләргә "мине яшерегез" дип үтендем, бер сәгать буе "подсобка"да качып утырдым. Ун минут саен полициягә шалтыратып, "мине төркем белән эзәрлеклиләр" дип, кайчан килүләрен белешеп тордым. Ниһаять, полиция үзләренең "буханка" машиналарында килеп җитте. Мин тиз генә йөгереп машинага кереп утырып җитештем. Утыз секунд та узмады почмактан бер өер егет килеп чыкты – алар инде бик күп иде, егермеләп кеше иде. Куркудан видео төшерергә дә җитешмәвемә үкенәм.

Бу егерме кешелек төркем машинаны уратып алды. Алар әллә ниләр кычкырды, миңа әйтергә дә уңайсыз. "Синең телефоннан сөйләшүләреңне балалар да ишетте, димәк, син балаларны да бозасың, пропагандалыйсың", дип тә гаепләделәр. Бу кычкырулар якынча егерме минут дәвам итте. Полиция аларны тынычландырырга тырышты, алар бөтенләй машинага керергә маташты. Үзен "ата" дип атаган бер кеше миңа “Мин сине шушында үтерәм, полиция берни эшли алмаячак, кирәк булса, утырып та чыга алам, син – кабәхәт", дип әллә нинди сәер сүзләр әйтеп кычкыра башлады. Алар машинаны төя башладылар, полициягә дә кычкырдылар. Алар төрлесен кычкырды, әмма истә калган иң курыкынычы – "Аны безгә унбиш минутка бирегез, без аны үзебез хөкем итәбез" иде.

Полиция машинасы кузгалып биш йөз метрлап үтте, алар безнең арттан йөгереп килеп, уратып алды, машинаны уздырмады. Берсе "Йөзен булса да күрсәтегез, кая алып барасыз?" дип сорады. Мин әле полициянең реакциясенә аптырадым, алар үзен бик сәер тотты: "Без хәзер бармак эзләрен алабыз, аннан соң күрешерсез", диде. Мин әле "Ничек инде алар миңа янаганда полиция шулай дип тынычландыра ала?" дип уйладым. Тегеләр мине кая алып барасын белгәч кенә җибәрделәр. Мин курыккан килеш полиция хезмәткәреннән сорадым: “Хәзер ни булачак? Ала бит миңа яныйлар", дидем. Ә ул үзен ике якка да битараф тотты: "Мин сезгә сораулар бирермен, бармак эзләрен алырмын, соңыннан сез азат", дип җавап бирде. "Алар бит миңа җитди янаулар ташлый, полиция бүлеге янында көтеп торачакбыз дип яный, миңа нишләргә?" дип сорагач, алар таксига кадәр озатырбыз дип тынычландырды.

Ахырда шулай булды да. Полиция бу конкрет хәлдә үзен бик нормаль тотты. Мин җавап бирүдән баш тарта алсам да, полициянең дә ачуын чыгарасым килмәде, алар минем бармак эзләрен алды, документларны фотога төшерде. Мин такси чакыртып, кайтып киттем. Әңгәмә вакытында "Сезне "самосуд"тан коткардык" дип әйттеләр. Гомумән, полиция хезмәткәрләре турында начар әйтәсем килми - алар үзләрен бик нейтраль тотты. Участок полициясе дә да бик адекват иде.

— Ничек уйлыйсыз, мондый агрессиянең сәбәбе нәрсә булырга мөмкин?

— Юктан килеп чыкты бу хәл. Минем телефоннан сөйләшү вакытында үз-үземне тотышым: хисле итеп сөйләшүем, кулларны болгап аралашуым да, киемем дә аларның карашына күрә, җитәрлек дәрәҗәдә ир-егетләрчә түгел.

— Моңа кадәр сәяси-иҗтимагый активлыгыгыз аркасында янаганнары бар идеме?

Алдынгы карашлы татар милләтчесе буларак, ЛГБТ вәкилләренең хокукларын да якларга кирәк дип саныйм

— Мин бусын да халыкка чыгарырга теләмәгән идем. Хәзер дә сезгә сөйләгәндә башымда диссонанс: бәлки, барысын да сөйләргә дә кирәк булмагандыр. Бу сәер гаепләүне дә сәяси уенда миңа каршы кулланырга теләүчеләр табылырга мөмкин. Бер-ике ел элек "Пила"дан (ЛГБТга каршы хәрәкәт) үземә дә янаулар килде. Мин бит либераль карашлар яклы, бу турыда язып торам. Үземнең ЛГБТ тарафдарларына карата дустанә мөнәсәбәттә икәнемне, бу социаль төркемдә дусларым да булуын яшермим. Алдынгы карашлы татар милләтчесе буларак, андый азчылыкларның да хокукларын якларга кирәк дип саныйм.

— Илдәге толерантлык дәрәҗәсен ничек билгелисез? Милли яки башка азчылыкларга карата, шул ук "көньяк республика"дан килүчеләргә карата нинди мөнәсәбәт?

— Бик яхшы сорау, шул ук вакытта катлаулы да. Кичәге хәлләрдән соң инануларым бер төрле иде, хәзер үзгәрде. Әгәр русиялеләрне алсак, сан буенча ике доминант урыс һәм татар милләтен алсак, аларны шактый европалашкан дип атарга була. Алексей Навальный штабы активисты буларак, миңа төрле яшьтәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Яшьрәк булган саен 17-20 яшьлекләрнең башка социаль төркемнәргә карата толерантрак, түземлерәк булганын күрәм, алар прогрессив карашлы. Ксенофобия пропагандасы көчле булган төбәкләр бар, анда "мин битараф" яки "мин яклыйм" дим әйтү дә куркыныч.

— Адвокат яллап, мәхкәмәгә барырга уйлыйсызмы?

— Юктыр, мөгаен, миңа кичәгесе дә җитте.

— Дусларыгыз, танышларыгызга карата шундый һөҗүмнәр булдымы?

Мин Навальный штабыннан, татар милләте патриоты

— Бар, ләкин алар ачыктан ачык әйтергә курка. Мин менә үзем дә сөйләргә куркам. Ни өчен? Сәяси оппонентлар бу хәлне үзләре теләгәнчә интерпретацияләргә мөмкин. Мәсәлән, дискредитация өчен. Мин Навальный штабыннан, татар милләте патриоты. Сәяси оппонентлар моны гомумән сәяси дискредитация өчен куллана ала. Минем күп дусларым мондый агрессия, дискриминация, янау турында сөйләргә курка. Бер яктан сөйләргә дә телиләр, икенче яктан, мәсәлән, кичә миңа янаган төркем өчен бу җитди вакыйга түгел, уен гына, җыелыштылар да таралыштылар, ә журналистлар янаган кешеләрнең исемнәрен матбугатка чыгарса, аларның тагын да ачулары кабара ала. Ягъни бер яктан, сәяси көндәшлектә тискәре караш аласылары килми, икенче яктан – янаган кешеләрнең ачуын чыгарасы килми, шуңа күрә бу тема табу астында.

— Уфада мондый хәл белән очрашкан бар идеме?

— ЛГБТ хәрәкәтенә каршымы? Бу — федераль тренд: дискриминация, күралмау. Дискриминация белән очрашкан бар иде. Анда да бар мондый проблем, ләкин ул үзгә. Уфада Казандагы кебек милли диаспоралар, этник төркемнәр әзрәк. Кавказдан килүчеләрнең болай төркемләп йөрү гадәте юк, йөрсәләр дә берәмләп кенә йөриләр. Вазгыять читтән барыбер бер төрле күренә: дәүләт нәфрәт хисен пропагандалый. Кемне күралмау мөһим түгел: Иегова шаһитларынмы, татарнымы, яһүднеме, гейнымы, феминистнымы… Нәфрәт дәүләт тарафыннан пропагандалана.

— Татар милли хәрәкәтендә актив катнашасызмы?

— Пикетларда, митингларда катнашам. Ниндидер җитди эшчәнлек алып барам дип әйтә алмыйм. Милли теманы яклап, постлар язам. Уфада милли хәрәкәт вәкилләре күп түгел, мәсәлән, Конституциядәге дәүләт коручы милләт турындагы үзгәрешләргә каршы, татар-башкортны яклап, мин генә протест оештырдым. Башка беркем дә чыкмады.

—Татар мәктәбендә укыдыгызмы?

— Башкортстанда татар мәктәпләре бөтенләй юк дияргә була, ниндидер бер гимназия бар. Мине әни 20нче башкорт гимназиясенә бирде. Югары белемем — Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә бүлеген тәмамладым, фәлсәфә укытучысы.

— Ник Казанга күчәргә булдыгыз?

Башка регионнар белән чагыштырганда Татарстан — супертолерант төбәк

— Бик яхшы сорау. Кыскача гына әйткәндә, Казан — Русиядә үземне комфортлы хис иткән бердәнбер шәһәр. Кичәге кичкә кадәр шулай иде. Икенчедән, тарихи ватан — татар теле, татар мәдәнияте, татар театрлары. Өченчедән, икътисади як яхшырак, кешеләр миңа рухи яктан якынрак һәм мәрхәмәтлерәк. Мәсәлән, Башкортстанда юл төзәтү өчен алар Facebook’та постлар ясыйлар — бу бит инде җитди түгел. Facebook’тагы бәхәсләр дәрәҗәсе дә җир белән күк кебек. Төрле минусларына, Европадан ерак булуга карамастан, кешеләр бик прогрессив карашлы, башка регионнар белән чагыштырганда Татарстан — супертолерант төбәк дип әйтер идем.

— Казандагы татар милли хәрәкәтенә кушылырга телисезме?

— Кушылырга була. Кемнәрнедер конкрет әйтәсезме? Илнар Гарифуллин, Фәүзия Бәйрәмоваларны беләм… "Азатлык" егетләре бераз маргиналь кебек күренә, ниндидер кызык киемнәр кияләр, җитди тоелмыйлар. Ә болай милли хәрәкәткә кушылырга мин бик риза.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG