Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус Татарстанда тагын 35, Башкортстанда 45 кешедә рәсмән теркәлгән


Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабының үлүчеләр турындагы соңгы саннары Русия штабы статистикасына кермәгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 35 кешедә коронавирус рәсмән расланган. Узган тәүлектә 12 кешенең савыгуы хәбәр ителә. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Барлыгы 4 858 кешедә вирус ачыкланган, 3798 кеше савыгып чыккан. Русия статистикасында барлыгы 14 кешенең үлүе күрсәтелә. Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы кичә барлыгы 20 кешенең үлүен белдергән иде.

Башкортстанда узган тәүлектә 45 яңа очрак рәсман теркәлгән, барлыгы 5 731 кешедә COVID-19 расланган, шуларның 3595е терелгән. Яңа үлем очраклары хәбәр ителми, республикада барлыгы 19 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми расланган.

Русиядә узган тәүлектә 6 562 кешедә вирус табылган. 8 631 кеше терелгән. Вирус эләктергәннәрнең гомуми саны 700 792гә җитте, барлыгы 472 511 кеше терелгән. Узган тәүлектә 173 кешенең коронавирустан үлүе теркәлгән, эпидемия барышында үлгәннәр саны – 10 667гә җитте.

Рәсми саннар. 08 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 731 (+45) 3 595 (+149) 19 (+0)
Татарстан4 858 (+35) 3 798 (+12) 14 (+0)
Русия700 792 (+6 562) 472 511 (+8 631) 10 667 (+173)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG