Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәһәр тормышы җанга якын түгел"


Җәмилә Кудаева
Җәмилә Кудаева

Мәскәү яшьләрен татар ресторанына җыеп, сигез ел буе интеллектуаль уеннар оештырган IQ-клубка нигез салучы Дания һәм Тимур Кудаевлар гаиләсенең Түбән Новгород өлкәсендәге авылга күчеп урнашуына ике ел булды. Азатлык яшь гаиләгә авыл мегаполистан кайсы ягы белән яхшырак икәнен белеште.

— Дания, сез тумышыгыз белән шушы якларданмы?

Дания Кудаева
Дания Кудаева

— Мин үзем Мәскәүдә тудым, тамырларым шушы Нижгар якларыннан, Суыксу авылыннан. Әти шушы яклардан.

Ә Тимур бөтенләй бу яклардан түгел, тумышы белән Үзбәкстаннан, тамырлары Ульяннан. Әмма аңа монда бик ошый.

— Ә хәзер кайсы авылда яшисез?

— Семеновка авылында торабыз, монда күчеп килгәнгә инде өченче ел китте.

— Сез бит Мәскәүдә бик актив тормыш алып бара идегез, күп проектлар оештырдыгыз?

— Әйе, Мәскәүдә башта минем "Җәмилә" исемле кызлар клубы бар иде, соңрак ирем белән IQ-клуб оештырдык. Безнең чаралар "Казан чәй-бар" ресторанында, ул әле Владыкинода урнашкан чакта уза иде. Күчеп китәр алдыннан ирем дуслары белән хәләл чәйханә ачып карады, ләкин бик киңәеп китә алмадык.

— Ник авылга күчәргә карар иттегез?

— Дөресен әйткәндә, мондый уйлар күптән бар иде — ниндидер авылда үз йортыбызны булдыру. Бу турыда бераз сөйләшкән бар иде, чынлап тотынган булмады. Бик күп акча кертелгән чәйханә темасыннан да киткәч, Тимур эш эзли башлады. Бик яхшы белгеч булса да, тиз генә эш таба алмады. Нинди эшкә дә тотынырга риза иде инде. Шунда очраклы гына Нижгар татарлары чатындагы белдерү күзгә чалынды: бер абый үзенең Нижгардагы йорт-курасына ярдәмчеләр эзли, анда аның йорты, умартасы, җирләре хуҗасыз тора. Без аның белән очраштык, сөйләштек, һәм ул безгә "Ник әле сезгә миңа ялланып эшләргә, әйдәгез, сатып алыгыз да бу җирне, ни телисез шуны үстерегез, шуны үрчетегез" дип тәкъдим итте. Без уйлаштык та риза булдык.

Кудаевлар гаиләсе, сулда Серур бабай (Даниянең әтисе)
Кудаевлар гаиләсе, сулда Серур бабай (Даниянең әтисе)

Март аенда Тимур барып участокны карап кайтты, без ошаттык. Башта җәйгә генә күчмәкче идек: каз-бозаулар үстереп сатырга да, көзгә Мәскәүгә кайтырга — кызыбыз сентябрьдә мәктәпкә барырга тиеш иде, без алдан мәктәпкә гариза да язган идек. Ләкин кайтып китү без уйлаганча җиңел булмады, без кисәк кенә җыенып кайтып китә алмадык, бик иркенләп рәттән казлар, тавыклар, бозаулар, бәрәннәр үстергән идек, эт һәм песиләрне куяр урынны да тиз генә табарлык түгел. Бу бик катлаулы. Безнең үзебезгә дә авылда бик ошады, юкса, өй дә кышлыкка әзер түгел иде. Шулай да без кышлап карарга булдык, кызыбызны авыл мәктәбенә бирдек. Шуннан авылда калдык.

— Семеновка татар авылымы?

— Әйе, татар авылы. Мәктәптә укытучыларның да күбесе татар. Рус телен, инглиз телен, туган тел дәресендә әдәби татар телен өйрәнәләр.

— Сезнең гаиләдә ничә бала?

— Дүрт. Өчесе Мәскәүдә яшәгәндә туды, дүртенчесен авылда яшәү чорында таптым, әмма ул Мәскәү бала тудыру йортында туды.

Сулдан: Җәмилә, Мөхәммәт, Нурия
Сулдан: Җәмилә, Мөхәммәт, Нурия

— Мәскәүдә туган кеше буларак, сиңа шәһәр тормышы якынракмы, авыл тормышымы?

— Юк, шәһәр тормышы җанга якын түгел. Мин эш белән кайчак Мәскәүдә булам, бер көнгә киләм дә тизрәк авылыбызга кайтып китәргә ашыгам. Мин инде шәһәр ыгы-зыгысыннан, кызу ритмнан туярга өлгердем, миңа тынлык, тынычлык кирәк. Авылда нәкъ шундый ритм — үз йортың, салмак тормыш. Күп фатирлы, лифтлы йортларда яшисе килми.

— Семеновкада инфраструктура җитәрлекме?

— Бездә мәктәп, клуб, ягъни мәдәният йорты бар. Клубта бик актив кешеләр эшли — бөтен авылларда да клуб бар, ләкин барысы да андый актив түгел. Безнең мәктәптә укучы өлкән кызыбыз класс бәйрәмнәрендә актив катнаша, сәхнәдән төшми. Китапханә, мәчет бар. Кибет бар. Почта эшли, посылкалар алабыз. Безнең авыл зур санала, якынча ярты меңгә якын хуҗалык, күбесе кышлыкка кала. Кышка үлүче авыллар бар, бездә кыш көне дә яшәүчеләр бар. Күпчелеге әби-бабайлар булса да, кыш көне дә тормыш бара, ялгыз түгел. Өйләргә су кергән, безнең өйдә газ әле баллон белән генә. Авылга асфальт юл кергән, безгә әзрәк грунтлы юл аша узып керергә кирәк.

— Нинди маллар тотасыз?

— Ике сыер, тугыз кәҗә, ике кәҗә бәтие, сигез сарык, тугыз бәрән, тугыз тавык, бер әтәч, бер пони һәм умарта кортлары.

— Мәскәүдәге дусларыгыз арасында сезнең үрнәккә иярүчеләр булдымы?

— Белгәнемчә, андыйлар юк, ләкин күпләр тели. Кунакка килгәч, без дә шулай яшәр идек диючеләр бар. Ләкин хыялдан уза алучылар юк әле.

XS
SM
MD
LG