Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альбина Бәширова: "Шәһәр зурайды, тыгызланды һәм уңайсызланды"


Альбина Бәширова
Альбина Бәширова

Журналист, җырчы, тамада Альбина Бәширова 20 елга якын Казанда яши, гаилә корып өч бала таба. Әмма 2018 елны алар Апас районындагы Карамасар авылына кайтып төпләнә. Гаиләнең ни өчен шәһәрне ташлап китүе турында сөйләштек.

— Альбина ханым, сез иҗат кешесе, журналист, төрле тамашалар алып баручы. Ни өчен кайнап торган Казанны ташлап, авылга кайтырга булдыгыз?

— Мин үзем 18 ел дәвамында Казанда яшәдем. Бу мәктәпне тәмамлап Казанга укырга килгән чор. Мин аны аз дәвер дип санамыйм, чөнки Казанның кайсы гына җирендә генә яшәмәдек, нинди генә вакытын күрмәдек дигәндәй. Өч бала шунда туды. Беренче баладан соң сигез ел аерма белән тагын ике кыз алып кайттым. Безнең төп эшебез - концертлар алып бару, җырлау, тамадалык иде, шуңа күрә Казанга бәйлелек булмады. Төп эш урын булмау да күченү карарына килүгә тәэсир итте. Иң мөһиме инде балалар. Мин аларны чиста мохиттә, яхшы, сыйфатлы ризыклар ашатып, иркенлектә үстерәсем килде. Шуңа 2018 елда тулысы белән күченеп кайттык. Бу хакта дүрт ел буе хыялланып йөрдек. Кайтырга мәҗбүр иткән тагын бер фактор — минем ирем бөтен эшне дә белә торган сау-сәламәт ир-ат. Аны шәһәрдә яткыру бик зур гөнаһтыр дип уйладым. Ул Мамадыш ягыннан, фермерлар гаиләсеннән, авылда нинди эш бар, бөтенесен дә эшләп үскән. Аннары өч бала булгач бөтен нәрсәне ташлап гастрольләргә чыгып китү дә авырлашты. Авылда иркен, тыныч, әлбәттә авырлыклары да бар. Эштән курыкмасаң, яхшы яшәп була дигән фикердә без.

Йорт сатып алдыгызмы, яңаны төзедегезме?

— Карамасар — әниемнең авылы. Бер буш иске ташландык йорт тора иде. Аны бер ел буе рәсмиләштердек. Кәгазь эше, мәхкәмәләр булды. Без ул йортны ишеп нигезеннән башлап яңа йорт салдык. Тиз салдык дип саныйм. Нигезен 2018 елда салып куйган идек, 2019 елның 31 декабрендә яңа йортыбызга күчендек. Әле эшлисе эшләр бик күп.

Альбина Бәширова: "18 ел Казанда яшәгәннән соң авылга күчеп кайттык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:03 0:00
йөкләү

Кышны коймасыз, капкасыз йортта чыктык. Өйдән туп-туры урамга чыгып китә идек. Чолан да юк иде. Хәзер инде әкренләп булдырдык.

— Сез балалар өчен кайттык дип әйттегез. Югыйсә алар үсеше өчен шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк. Сезнең авылда мәктәп, балалар бакчалары бармы? Балаларыгыз үскәч: "Ник безне шәһәрдән алып кайттыгыз" дип әйтмәсме?

— Шәһәр мәктәпләре авылныкыннан яхшырак дип кабул ителә. Әмма шәһәрдә укыганнарның да барысы да әллә кем булмаган. Бик күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Безнең авыл зур түгел, шул 200ләп кеше яши. Күрше авылда урта мәктәп бар. Ә безнең авылда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы гына. Аның белән бик нык горурланабыз, чөнки узган елны анда зурлап ремонт ясадылар, хәзер барысы да шәһәрчә, бассейны гына юк. Белемле тәрбиячеләр эшли. Олы кызым быел алтынчы сыйныфны тәмалады, күрше авылда гел бишлеләргә генә укыды. Укытуны начар дип әйтеп булмый. Мәктәптән түгел, укытучыдан тора. Ә анда минем карашка әйбәт, тәҗрибәле, элеккеге чор традицияләре укытучылары укыта. Зарланырлык түгел. Үзебез дә авыл мәктәбендә укыдык. Шәһәрнекеннән белемем кимрәк дип кимсенеп йөргәнем юк. Балаларым да шулай булыр дип уйдыйм. Кешенең үзеннән бик күп нәрсә тора.

Балаларны күрше авылга автобус алып китәме, ничек йөртәсез?

— Йөртүен автобус йөртә. Балалар бер урында тупланып торалар. Имзалар куябыз, ризалык бирәбез. Арасы ерак түгел. Җылы автобуста барып җитәләр. Балалар бакчасына авылда үзебез илтәбез.

Авылда яшәп акча эшләп буламы. Әйе, зур йортлы, мул авыллар бар, әмма анда ирләрнең яртысыннан күбрәге Себердә эшли, чөнки башка эш юк. Мал үстерәләр, ләкин ит бәясе инде берничә ел үзгәргәне юк. Башка әйберләргә бит бәя артып тора.

Альбина Бәширова
Альбина Бәширова

— Эшләсәң авылда эш бар дигән фикердә. Иремнең ата-анасы Мамадышта фермерлык белән шөгыльләнә, аларның 200 гектар җирләре бар. Алар әлегә кадәр тормышларын алып бару өчен акча эшли алалар иде. Без берьюлы берничә эш алып барабыз. Ирем ашлык алу-сату эшләре белән шөгыльләнә, җир алырга җыена. Үзенең индивидуаль эшмәкәрлек хезмәте бар. Тырышсаң, эшләсәң, эзләнсәң, табып була. Кибет тотучылар, күпләр терлек үстерүчеләр бар. Әмма терлекне үзеңнең җирең, ашлыгың булып күп итеп үстерсәң генә файдасы була. Ә ашлыкны сатып алып терлек үстерүнең мәгънәсе юктыр дип беләм. Безнең якларда фермерлык үсеш алмаган. Мамадышта ирем ягында бер авылда гына да әллә ничә фермер. Бәлки, бездә дә үсеп китәр. Кулы эш белгән кеше тик ята да алмый, тик ятмагач акчасы да була.

— Пандемия башлангач, эшсез калган шәһәр кешеләренә Татарстан авылларында эш урыннары тәкъдим ителә башлады. 400дән артык кешене эш белән тәэмин итү мөмкинлеге турында әйтелә. Бигрәк тә Яшел Үзән, Әлмәт якларында бакча җиләге җыючылар кирәк дип әйтәләр. Урып-җыю вакытында тракторчылар, агрономнар, пешекчеләргә ихтыяҗ булачак. Хезмәт хакы аена 40 мең сумга җитә дип белдерә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге. Шәһәрдән кешеләрне авылга алып кайтып эшләтүгә ничек карыйсыз? Авылда эшчеләр җитми микән?

— Җитә, ләкин авыл кешеләренең бер үзенчәлеге бар: алар якын-тирәдәге кешегә эшләмиләр. Әллә кая читкә барып шул ук акчаны эшләп кайтырга мөмкиннәр. Безнең шуңа бераз курку бар. Эшләргә кеше табып булыр микән дип? Авылда эшче куллар юклыктан түгел, ә ниндидер аңлашылмаган шикләре бармы шунда.

Карьераны урам себерүче булып та башлап була. Казанда бер урам себерүчене беләм. Аның алты баласы бар һәм ул алты-җиде җирдә урам себерүче булып эшли. Үзенә бер җаен тапкан, акчасы да, файдасы да бар. Нинди генә эшне дә күңел биреп, булсын дип эшләсәң, нәтиҗәсе булачак. Кайвакыт без эшне күңел биреп башлыйбыз, аннары авырлыклар килү белән ташлыйбыз.

— Пандемиядән соң авылга кайтып урнашучылар күбәер дип фаразлый экспертлар. Гомумән, шәһәрдән авылга күчеп кайту тенденциясе сизеләме? Сезнең танышлар арасында андыйлар бармы?

— Бар-бар. Безнең авылга да берничә пар күчеп кайтып йортлар алдылар. Яшел Үзән шәһәреннән яшьтәшем кайтты. Энем Апас район үзәгенә кайтты. Чыннан да бу тенденция артыр дип уйлыйм, чөнки хәзерге вакытта авыл белән шәһәрнең аермасы нәрсәдә генә икән? Шул ук җитештерү, сәнәгать өлкәсен авылга күчерсәң аның бинасының кайда торуының аермасы юк. Юллар әйбәт. Шәһәрдә ниндидер сәнәгать эше башлап җибәрүнең плюсларын да күрмим. Авылда аренда мәсьәләләрен хәл итү җайлырак. Икенчедән, яшәү шартлары берничек тә үзгәрми. Мәрхүм журналист Илфак Шиһапов "авылдан шәһәргә кешеләр җылы бәдрәф эзләп, авыл эшеннән туеп китте" дия иде. Хәзер авылда җылы бәдрәф эзләп йөрисе юк, ул һәрбер йортта диярлек бар. Авыр эш тә юк. Элек басуда чөгендер чүбе утау, алу эше булды. Без шуннан качып киткәнбездер инде. Хәзер андый эшләр юк. Печәнне дә акча түләсәң, рулоны белән кайтарып куялар. Су, газ кергән, мичкә ягасы юк, су ташыйсы юк. Керләрне машина юа. Бернинди аермасы юк дип саныйм. Ә плюслары бар: иркенлек, чисталык, гадилек бар. Район үзәген шәһәрнең кечкенә генә макеты дип саныйк. Шул ук структура, шул ук хезмәтләр күрсәтелә. Әмма анда җайлырак, чөнки бөтенесен дә беләсең, бераз яши башлагач бөтенесе сине белә. Ниндидер мөнәсәбәтләр корырга җыйларак. Шәһәрдән күчеп китүнең тагын бер сәбәбе — шәһәр бик зурайды, тыгызланды һәм шул сәбәпле уңайсызланды. Машиналар күп, машинаның пычрагы күп. Шәһәр белән авылның аерымасына килгәндә, авыл өстенлекләре күбрәк шикелле хәзер.

— Ә авылда татарча сөйләшәләрме әле?

— Сөйләшәләр, әмма урысча да сөйләшәләр. Безнең балалар татарча сөйләшә, кирәк булса урысча да "сатып җибәрә". Хәзер икетеллелек бик көчле. Үсеш тагын шушы темпта барса, татарча арткарак та калырга мөмкин. Балалар күп вакытын интернетта, телевизор каршында уздыралар. Анда татарча контент бик аз. Нәрсә генә эшләсәң дә сиңа урысчаны белергә кирәк. Ә татарчаны белеп кенә бөтен кирәкле мәгълүматны ала алмыйсың. Үземнең дә өч һәм биш яшьлек балаларым мультфильмдагыча сөйләшәләр, чөнки эченә кереп китеп карыйлар. Ул татарча булсын иде. Хәзер ярый Шаян-ТВ бар, әмма ул җитми. Татар контенты бик әз.

— Сезнең якларда авылларны дача буларак тотучылар, җәйгә генә кайтучылар бармы? Кайбер авылларны ул бер яктан җанландырып җибәрсә, икенче яктан урыс телле халыкның кайтып тулуы, кәеф-сафа корулар бер проблем да булып тора.

— Безнең авылда андый зыянлы кешеләр юк дип әйтергә була. Дача буларак тотучылар бар. Читтән башка милләтле сатып алучылар да бар берничә кеше. Ләкин алар үзебезнеке булып китәләр. Авылыбыз шактый тату. Дача дип тотучыларның күбесенең әти-әниләре вафат булып, балалары кайтып тора. Читтән кайтып проблем ясап йөрүчеләр юк.

Кешесеннән дә тора. Кайтып "без вакытлыча гына торабыз да, бездә сезнең эшегез юк" дип уйлыйлар икән, алардан зыян булуы ихтимал. Әле күптән түгел Барнаул якларыннан өч балалары гаилә күченеп кайтты. Мөселман гаиләсе. Матур итеп яшәп яталар. Яшел Үзәннән бер гаилә кайтты. Алар безнең авыл кешеләренә әйләнә. Менә хәзер авылыбыз тулы. Бер генә буш йорт та юк, шуңа сөенеп йөрибез.

Альбина Бәширова белән тулы әңгәмәне "Татарча подкаст"та тыңларга мөмкин.

XS
SM
MD
LG