Accessibility links

Депутат Галямина, "МБХ медиа" һәм "Ачык Русия"дә тентүләр узган


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Формаль рәвештә тентү 2003 елгы ЮКОС эше нигезендә уза диделәр. Ләкин "Ачык Русия" вәкилләре моны 15 июльгә планлаштырылган митинг белән бәйли.

Мәскәүдә 9 июль иртәнге якта полиция тентү белән муниципаль депутат Юлия Галямина, "МБХ медиа" шеф-редакторы Сергей Простаков һәм "Ачык Русия" координаторлары Татьяна Усманова һәм Ольга Горелик йортларына килгән. Галямина һәм Усманова Конституция үзгәрешләренә каршы булган "Юк!" кампаниясендә катнаша. "Ачык Русия"дә Усманова, Горелик һәм Простаков фатирларында тентү 2003 елгы ЮКОС эше нигезендә уза диделәр.

Хокук саклау оешмалары вәкилләре тентү белән "МБХ медиа" редакциясенә дә килгән. Анда адвокат Сергей Бадамшин һәм баш мөхәррир Вероника Куцылло булган. Соңрак редакциягә басманың шеф-редакторы Сергей Простаковны китергәннәр.

Тентү шулай ук "Ачык Русия" офисында да уза. "Башкарма җитәкче Андрей Пивоваров һәм координатор Мария Кузнецова офис янында тоткарланды. Аларны эчкә алып кереп киттеләр, әлеге вакытта алар белән элемтә юк", диелгән оешма хәбәрендә.

Галямина твиттерда язуынча, аның тентү уздырылган фатирында улы гына бар. Адвокат Михаил Бирюковны полиция фатирга кертмәгән.

Хокук саклау оешмалары тентүләрнең сәбәпләрен атамый.

"Ачык Русия" сүзчесе Константин Фомин сүзләренчә, Усманова, Горелик һәм Простаковларда тентү формаль рәвештә ЮКОС эше нигезендә дип әйтелә. Ләкин оешманың үзендә моны 15 июльгә Мәскәүдә Пушкин мәйданында Конституция үзгәрешләренә каршы митинг планлаштыру белән бәйлиләр дип яза "Медиазона".

Моннан тыш, Томскида "Правозащиты Открытки" юристы Алексей Прянишниковта да тентү уза дип хәбәр итә "Медиазона".

XS
SM
MD
LG