Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Диния нәзарәте Иваново мөфтияте тирәсендәге вазгыятькә белдерү ясады


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Равил Гайнетдин җитәкләгән Диния нәзарәте Иваново мөфтиятенең яңа нигезнамәсен танымавын әйтә һәм Татарстан Диния нәзарәтен эчке мәсьәләләргә тыкшынмаска чакыра.

Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте яңа белдерү белән чыкты. Алар Иваново мөфтиятенең яңа нигезнамәсен яшерен төстә һәм кануннарны бозып кабул итүен әйтә. Әлеге белдерү Русия Диния нәзарәте сайтында басылып чыкты.

Белдерүдә Иваново мөфтиятенең статусы турында мәгълүмат чаралар ялган төстә, фактларны һәм документларны анализламыйча тасвирлануы әйтелә. Русия Диния нәзарәте үз сүзләрен раслар өчен документлар күчермәсен тәкъдим иткән.

Иваново мөфтияте яңа нигезнамәне яшерен төстә кабул итүдә гаепләнә. Белдерүдә язылганча, 2019 елның гыйнварында Иваново Диния нәзарәте корылтаенда Русия мөфтияте вәкилләре катнашында яңа нигезнамә кабул итү турында карар кабул ителгән. Ләкин шул ук елның ноябрендә теркәлгән яңа нигезнамә июль аенда узган башка корылтайга нигезләнгән булуы әйтелә. Бу җыен турында Русия мөфтияте хәбәрдар булмаган. Әлеге корылтайны алар фиктив булуы ихтимал дип шикләнә. Яңа нигезнамәнең Русия Диния нәзарәтенә һәм мөфтигә кул куярга бирелмәве әйтелә.

"Иваново мөфтияте кабул иткән яңа нигезнамәне Русия Диния нәзарәтенә юлламаган һәм Русия Диния нәзарәтенең тулы хокуклы оешмасы сыйфатында финанс ярдәм алып баруын дәвам итте", диелә белдерүдә.

Шул ук вакытта Русия мөфтияте Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтен эчке мәсьәләләренә тыкшынмаска чакыра. Белдерүдә әйтелгәнчә, Иваново мөфтиятенең яңа нигезнамә кабул ителү хәбәре Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты аша таратылган.

"Без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм башка акторларның куркытып һәм баш оешмага имам-мөхтәсибләрне каршы куеп Русия Диния нәзарәтенең эчке эшләренә тыкшынуын белдерәбез", диелә.

Русия Диния нәзарәте тәкъдим иткән нигезнәмә Иваново мөфтиятенең милкен тартып алуны күзаллый дигән сүзләргә дә аңлатма китерелә.

"2013 елда кабул ителгән Иваново мөфтияте нигезнамәсе дә, Русия Диния нәзарәте раслаган бер типтагы төбәк нигезнамәсе дә Русия Диния нәзарәте тарафыннан төбәк оешмасы милкен үз карамагына алуны күздә тотмый, бу хакта 8нче бүлектә әйтелә", диелгән белдерүдә.

Русия Диния нәзарәте Иваново мөфтиятенең яңа нигезнамәсен канунсыз булуын һәм танымавын белдерде.

Моңа кадәр Иваново мөфтияте рәисе Фәрит Ляпин Русия мөселманнар Диния нәзарәте карамагыннан чыгуы турында белдергән иде. Ул моны Равил Гайнетдин җитәкләгән оешманың Иваново мөселманнары милкен тартып алырга һәм үз урынына башка кешене куярга теләүләре белән аңлатты. Әлеге низагъта ул Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновны гаепләде. Ляпин сүзләренчә, Русия диния нәзарәте 1 млн сумлык ярдәм биргән булып, Иваново мөфтиятенең низамнамәсен үзгәртергә теләгән.

XS
SM
MD
LG