Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның Яман шеш авырулары хастаханәсенең бер бүлеге һәм РКБның бала табу бүлеге карантинга ябылды


Уфада РКБ бинасы

Башкортстанда Куватов исемендәге хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлегендә эшләүче дүрт табибка коронавирус диагнозы куелган дип язды "Интерфакс".

Уфадагы Яман шеш авырулары хастаханәсенең бер бүлеге карантинга ябылган. Шулай ук Бөре район үзәк хастаханәсенең бер бүлеге һәм Куватов исемендәге республика хастаханәсенең бала тудыру бүлеге карантинга ябылган. Бу турыда бүген брифинг вакытында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова хәбәр итте.
Кононова сүзләренчә, яман шеш авырулары хастаханәсенең яман шешкә каршы терапия бүлеге 14 көнгә ябылды. Әмма яман шештән дәвалау амбулаторияләрдә дәвам итә.

РКБның бала табу бүлегенә килгәндә, Кононова сүзләренчә, пациентлар арасында да, табиблар арасында да коронавирус белән авыручылар юк, COVID-19 расланган кешеләр белән аралашучылар гына бар. "Анда ятучылар һәм эшләүчеләрнең сәләмәтлекләрен куркыныч астына куймас өчен, РКБның балалар тудыру бүлегенә кабул итү һәм анда ятучыларны чыгару чикләнгән" дип белдереде Кононова.

Әмма "Интерфакс" газетасы республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән, Башкортстанда Куватов исемендәге хастаханәнең акушерлык-гинекология бүлегендә эшләүче дүрт табибка коронавирус диагнозы куелган, дип хәбәр итә. Алар үзизоляцияләүгә җибәрелгән.

Республикада 5778 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, шуларның 57 проценты шәһәрдә, 43 се районнарда яши. Узган тәүлектә 47 яңа очрак өстәлгән, 25 кеше авыр хәлдә, 17 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. 19 кешенең гомере өзелгән.

Апрель башында РКБда коронавирус таралып китүе билгеле булганнан соң Башкортстан тикшерү комитеты хастаханә җитәкчелеген "ваемсызлык" маддәсе нигезендә тикшерә башлаган иде. Русия прокуратурасы бу тикшерүне үз контроле астына алачагын белдерде.

РКБ медиклары да коронавирус таралуга юл куйган җитәкчелеккә карата җинаять эше ачуны таләп итеп, Русия президенты, тикшерү комитеты җитәкчесе һәм башка вазифаи затларга мөрәҗәгать белән чыкты.

19 майда Сыртланова вазифасыннан китте. Шул ук вакытта июнь ахырында ул Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров тарафыннан мактау кәгазе белән бүләкләнде

XS
SM
MD
LG