Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җиләк сатып фатир алучылар бар"


Мамадыш аланнарыннан җыелган җиләк

Татарстанда җиләк үстереп сату — чагыштырмача яңа шөгыль. Җир җиләген татар халкы элек-электән җыйган, ә мамадышлар аны күптән инде бизнеска да әйләндерде.

Татарстанның иң җиләкле төбәге — Мамадыш районында туып-үскән журналист, "Ватаным Татарстан" газеты хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова белән җир җиләге җыю, сату, Балтач районында бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнүче фермер гаиләсеннән студент Ренат Гафиуллин белән әлеге эшнең нечкәлекләре турында сөйләштек.

"Бакча җиләгенә ихтыяҗ бар"

— Соңгы берничә елда җиләк бизнесы үсеш ала башлады. Бу — җиләк үстерүче фермерлар да, зуррак ширкәтләр дә, урманнан җыеп сатучылар да. Ринат, сөйләгез әле, Татарстанда җиләк үстерү белән шөгыльләнүнең файдасы бармы? Май ае да салкын була. Кышын да үсентеләрен саклап чыгарга кирәк.

Ринат Гафиуллин: Әйе, былтыр җәй начаррак иде. Салкын килде. Уңыш та бик начар иде. Быел, шөкер, әйбәт уңыш алабыз.

— Ни өчен җиләк бизнесы сайладыгыз?

— Әти идеясе. Без әле ул вакытта кечкенә идек. Хәзер безне дә тартып китерде, без шунда эшлибез, әкренләп зурайтабыз. Үсентеләр дә сатабыз.

— Җиләк сатып алучы бармы? Бездә бит бөтен кеше аны ярыша-ярыша үстерә. Ихтыяҗ бармы?

— Әйе. Былтыр кешеләр алдан язылып та җиткерә алмадык, быел, шөкер, вакытында җиткерә барабыз. Күпләп сатып алучылар басудан ук килеп алып китә. Базарга да чыгасы юк. Шулайда да анда да чыгабыз инде. Халыкның сатып алырга мөмкинлеге булсын дибез. Гади бакчада да үсә, әмма анда җиләк барыбер башкача. Бакчада су сибүләр дә башка, кояшы бер генә яктан төшә, күләгәсе була, шуңа күрә зур, тәмле дә булып үсә алмый ул.

— Сезнең җиләк басуы зурмы?

— Әле ике гектарда үсә, өченчесен утыртабыз. Беренче гектар 4-5 ел эшләде. Аны ял иттерергә кирәк. Киләсе елга тагын алыштырабыз.

Фермер Гафиуллиннар басуыннан җыелган җиләк
Фермер Гафиуллиннар басуыннан җыелган җиләк

— Сездә күпме кеше эшли? Эшләүчеләр табып буламы?

—"Сездә эш юкмы?" дип шалтыратып торалар. Кешенең җиләк тә җыясы килә, рәт арасыннан бер-икене авызына эләктерәсе дә киләдер инде. Ул яктан проблем юк, эшкә киләләр.

— Күп кенә илләрдә җиләк басуларына кешеләрне кертеп, җиләкне җыйдыртып, арзанрак бәягә сатып бирү тәҗрибәсе кулланыла. Сезнең шулай җыйдырткан бармы?

— Бу ысулны кулланган да булды. Ләкин әлегә туктаттык, чөнки бездә менталитет бшка диимме, кешеләр акчасын түләми дә китәргә мөмкиннәр. Рәт аралары бик таптала. Үзебез җыеп сатабыз. Алучыга да ошый алай.

— Җиләкне ничә сумга сатасыз җиләкне?

— Сезон башында кыйммәтрәк була инде ул. Килосын 350 сумга куйган идек, Минзәлә якларында 400 сум диделәр. Хәзер 290 сум белән сатабыз.

— Ә болай җиләк үчретүнең чыгымнар зурмы? Үсентесен кайдан алдыгыз?

— Тәүдә үсентеләрне үзебез ясый белми идек. Хәзер үзебез үстерәбез, бөтен технологияләрен өйрәндек. Башта әти аларны Италиядән кайтарткан иде.

"Җиләк сатып фатир алучылар бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:38:42 0:00
йөкләү

"Җир җиләге җыеп сату — авыл халкын ашатучы кәсеп"

— Бакча җиләгеннән җир җиләгенә күчик. Гөлгенә ханым, сезнең Мамадыш җиләкчеләре турында китап язарлык мәгълүмат туплангандыр инде? "28 ел җиләк җыям" дигәнсез бер интервьюда. Бу сезнең канга сеңгәндер.

Гөлгенә Шиһапова: Җиләк җыеп сатканда 30 ел була инде. Хәзер бу балаларыма да күчә. Ирем Кукмарадан, карыйм, анда балалар рәхәтләнеп урамда уйнап йөри. Минем кызларга андый әйбер эләкми инде, җиләккә баралар.

Авыл халкын ашата торган кәсеп бу, бик сөенәм мин аңа. Мамадышның трассага якын булуы әйбәт. Кышын халык камыр ризыклары пешереп сатса, җәен җиләк җыюга күчә. Җиләк кенә түгел, мәтрүшкә дә, башка үләннәр дә җыялар. Май ае җитсә, җиләк кайда чәчәк атканын карап йөрибез. Сатуы җиңел түгел. Юл читендә тыйнак утырып сатып булмый, машиналарның ишекләрен ачып, "минекен ал" инде дип йөрергә кирәк. Хәзер инде алдан заказлар алып эшлибез. Инстаграм аша сатабыз. Кемгә җыйганыбызны алдан беләбез. Беркөн кемгә җиләк кирәк дип юри генә инстаграмга куйган идем, кичкә дүрт чиләк җиләккә заказ тора.

Гөлгенә Шиһапова кызлары белән җиләк җыюда
Гөлгенә Шиһапова кызлары белән җиләк җыюда

Казанда журналист булып эшләсәм дә, биш көн эшләп ялга кайтып, кемдер атна буе җыйганны җыеп сатып килә алам. Балалар да җыя. Мин 10 литр җыйганда, алар биш литр җыя. Эреләрен генә сайлап җыям да, намусым чиста була. Ничә сум сорасаң да, оялмыйсың.

Мамадышта без кеше йокыдан торганчы йөрергә яратабыз. Сәгать 7-8 сәгатьләргә беренче партия җиләк кайтып җитә.

— Җиләкне нинди бәягә сатасыз?

— Сезон башында каен җиләгенең бер майонез чиләген 500-700 сумга саттылар. Кемгә сатуга да карый бит ул. Юлда тукталган абзый кеше үзе генә булса акчаны жәлләми. Хатыны янында тормаса, аңа әллә нәрсәләр сатып җибәрергә була. Җырчы Салаватка да саткан бар җиләкне.

Авыл халкын ашата торган кәсеп бу, бик сөенәм мин аңа

Кемдер 5 литр җиләкне 750 сумга сата. Бу зур акча дип саныйм, чөнки җир җиләген без бик тиз тутырабыз. Алты майонез савыты җиләк керә анда. Иренмичә санап утырган идем: майонез чиләгенә 1000нән артык җиләк керә, каен җиләге өч меңләп керә. Шуңа күрә әлеге вакытта йоклап ятарга һич тә ярамый.

— Мамадышта җиләк сатып машина алучылар бар дип сөйлиләр.

— Авылдашларыма җиләк нык зур ярдәм ул. Мамадыш халкының тырышлыгы да, юктан акча эшләргә теләве дә бар, аннары, трасса якын булу да ярдәм итә. Соңгы вакытта туңдырып куяр өчен райполар (район кулланучылар җәмгыяте - ред.) да сатып ала. Тырышылык кына кирәк дип уйлыйм. Безгә бала чакта "җиләк җыймасаң, фәлән әйбер юк сиңа" дип кенә әйтәләр иде. Һәм без җыя идек. Август аена мәктәпкә барырлык акча эшләп бирә идек әти-әнигә. Өй салырга җыенгач, такталар алдык. Быел 15 минутта бер майонез чиләге җиләк җыючылар бар. Безнең якта халык җиләк җыяр өчен ял алып кайта, Мамадыш кияүләренә кадәр җыялар.

"Балалар табигатьнең һәм акчаның кадерен белеп үсә"

— Балалар да җыя дисез. Алар зарланмыймы? Фермер эше дә җиңел түгел, бала-чага кече яшьтән үк эштә була. "Балачагым булмады" дип үкенмәсләрме алар?

Ренат Гафиуллин: Мин үкенмим. Ошый миңа бакчада. Балачакта ул кадәр артык эш кушмыйлар иде. Үсә-үсә эш артты. Әти эшкә өйрәтеп үстерде. Үзебез дә белеп эшли башладык. Үкенмим, юк, үкенмим.

Гөлгенә Шиһапова: Минем 10 яшьлек туганым ике ел инде җиләк җыя. Икенче бер сеңлем Фәридә 1нче сыйныфны тәмамлады, әле ике майонез чиләге каен җиләге җыйган. Бер мең сум акча бит бу! Яхшы велосипед алам ди икән. Мамадышта балаларның барысында да яхшы телефон, акчаны үзләре эшләп ала икән, әти-әниләре дә каршы килми.

— Хәзер балаларның хокуклары чагыштырмача якланган. Гаиләдә бер-ике генә бала булгач, аларга бик җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстерергә тырышалар.

Усал әни дип әйтмәгез инде, әмма бала-чага эшләп үсәргә тиеш

— Ул әйбер белән мин гомумән килешмим. Ике кызым бар, мин аларны тормышка әзерләп куйдым инде. Авыл баласы нинди эшне эшләргә тиеш, бөтен эшне эшли беләләр. Казанда торсалар да, аларны бер минут та тик тотмыйм. Буш вакытлары бр икән, китап укытам. Усал әни дип әйтмәгез инде, әмма бала-чага эшләп үсәргә тиеш. Сыйныфтагы әниләр "Улымнан урамда кар көрәткәннәр, урам себерткәннәр", дип зарлана башласа, ачуым килә. Ул малайларны рәхәтләнеп эшләтергә кирәк. Балаларга психолог кирәк диләр. Безнең заманда психолог — йодрык булган ул. Ирем ягына Күкмарага кайттым, урам тулы бала велосипедта йөри, музыка тыңлый. Безнең балаларга бу ят күренеш. Алар көндез чүп уташа, кичен җиләккә китәбез. Бәлки, мине заманча әни түгел диярләр. Әмма бала эшләп үсәргә тиеш. Шул эшләп үсмәү аркасында гына гаиләләр таркала. Кияүгә чыгалар да, минем ирем мондый түгел, тегенди түгел, әнисе улы диләр. Әнә шул кайчандыр урам себерткән өчен мәктәп мөдиренә барып тавыш чыгарып йөргән ананың баласы булып чыга инде ул.

Балачакта зурлар безне иртәнге сәгать дүртләрдә уятып, җиләккә алып китәләр иде. Иртән йокы туймый дип зарланган булсак та, хәзер мин аларга бик рәхмәтле. Эшкә өйрәнеп үстек. Ул җиләк җыю яки сату гына түгел әле, тәрбиясе дә бар. Бөтен нәрсәнең кадерен белә башлыйсың, табигатькә караш үзгәрә, сакчыл мөнәсәбәт арта.

— Җиләк — табигать биргән байлык дибез, былтыр хөкүмәт җиләк, гөмбә, чикләвек җыюны контрольгә алу, салым салу турында сүз кузгаткан иде. Ләкин әлегә бу мәсьәлә тынып тора. Сез бу хакта ишеттегземе, халык ничек кабул итте?

— Халык бу уңайдан борчылды инде. Җиләк җыярга, себерке әзерләргә ярамый икән дигәч бик борчылдылар. Аллага шөкер, әле тынлык. Бу салымнарга ачу, хәтта нәфрәт белән карыйм инде. Аллаһы тәгалә яудырган яңгыр белән үскән әйбергә дә салым салсалар инде! Ул бит халыкта нәфрәт уята торган әйбер. Бакчада үскәненә дә салым салу дөрес түгел. Кеше хезмәте кергән бит. Шуңа күрә тими торсыннар безгә.

Мин Мамадышта сораштыру үткәргән идем. Менә бер гаилә көненә 20 майонез чиләге җиләк җыя. Бер көнгә ун мең сум дигән сүз. Ун көндә — йөз мең сум. Алар шул акчаны беренчел кертем белән малайларына Казанда фатир алдылар. Машина алучылар бар. Күп кешеләр җиләк сезонында йортларының түбәләрен алыштырып куя. Файдасы күп. ​

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG