Төркия Дәүләт шурасы Изге София гыйбадәтханәсен музейга әйләндерү турындагы 1934 елгы хөкүмәт карарын гамәлдән чыгарды дип хәбәр итә "Анадолу" агентлыгы. Чиркәү музейга әйләндерелгәнчегә кадәр мәчет буларак кулланыла иде. Аны хәзерге төрек дәүләтенә нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрек япты.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган чиркәүнең статусын үзгәртү өчен Дәүләт шурасы карарын көтәм, шул карарга нигезләнәчәкмен дигән иде. Парламент тавыш биргәннән соң, ул Изге Софияне мәчеткә әйләндерү фәрманын имзалады.
Әлеге архитектура корылмасы 532-537 еллары арасында Византия императоры Юстиниан боерыгы буенча чиркәү итеп җиткерелә. 1453 елда Константинопольне төрекләр яулап алгач, Фатих Солтан Мәһмәт бу христиан гыйбадәтханәсен җимертми, диварлардагы сын һәм рәсемнәрне балчык измәсе яки такта белән каплатып, аны мәчеткә әйләндерә. 1934 елның 24 нояберендә, Мостафа Кемаль Ататөрекнең теләгенә буйсынып чыгарылган канун нигезендә, Изге София чиркәве музейгә әверелә.
Аны кабаттан мөселманнарга гыйбадәтханә итеп кайтаруны исламчыл оппозиция таләп итеп килде. Урыс православ чиркәве һәм Греция вәкилләре моңа каршы булды.