Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд МН-17 һәлакәте өчен Русияне Европа мәхкәмәсенә бирәчәк.


Донбасста җимерелеп төшкән "Боинг" очкычы калдыгы
Донбасста җимерелеп төшкән "Боинг" очкычы калдыгы

Нидерланд хөкүмәте Донбасс күгендә алты ел элек булган МН-17 “Боинг” юлчылык очкычы һәлакәте өчен Русияне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә бирәчәк.

Малайзия очкычында һәлак булганнарның өчтән икесенә якыны Нидерланд ватандашлары иде. Нидерланд бу һәлакәт өчен Русия гаепле дип саный, Мәскәү гаепләүне кире кага.

2014 елның 17 июлендә булган “Боинг” һәлакәтендә 298 кешенең гомере өзелде. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, очкычка Донбасстагы Русия яклы фетнәчеләр контролендәге җирдән атканнар, ә очкычка атылган “Бук” ракеты Русиядән китерелгән булган.

Нидерландта бу очкыч һәлакәте эшен мәхкәмәдә карау март аенда башланды. Мәхкәмә эшендә 31 августка кадәр тәнәфес игълан ителде. Бу эшкә бәйле гаепләүләр Русиянең өч, Украинаның бер ватандашына белдерелде. Аларның барысы да Украинада Русия ярдәмендә Киевка каршы сугышучы фетнәчеләр белән бәйләнештә булган. Аларның берсе дә мәхкәмә утырышларында катнашмый, бары русияле Олег Пулатовны гына утырышларда нидерландлы адвокат вәкиллек итә.

Гаепләү белдерүчеләр инде берничә утырышта үз дәлилләрен китерде. Анда очкыч һәлакәтенә “Бук” һөҗүменнән кала барлык булырга мөмкин сәбәпләр кире кагылды һәм “Бук”ның Русиядән Украинага ничек алып киленүе һәм кире алып кителүе тәфсилләп күрсәтелде. Башка гаеплеләрне дә эзләү дәвам итә диелә.

XS
SM
MD
LG