Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлеме турында республика оператив штабы хәбәр итте.
1942 елгы Казан кешесе 16 июньдә үлгән. Хастаханәдә 10 көн яткан. Аның йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системы авырулары да булган диелгән.
Чистай үзәк хастаханәсендә 26 июньдә 1952 елгы авыру хатын-кыз үлгән. Аның да йөрәк-кан тамырлары авырулары булган диелә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре нигезендә билгеләнгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 35 кешедә рәсми ачыкланган. Адларның күпчелеге Казанда - 19 кеше. Эпидемия башыннан барлыгы 4 964 кеше коронавирус йоктырган. Үлүчеләр саны 23кә җитте.
Башкортстанда вирус йоктыручылар 49 кешегә артып, барлыгы 5 975кә җитте. Соңгы тәүлектә коронавирустан үлүчеләр турында әйтелми.
Русиядә COVID-19 йоктыруныд яңа 6 611 очрагы теркәлгән. Илдә йоктыручылар саны 720 547 кеше булды. Соңгы тәүлектә коронавирустан 177 кеше үлгән. Русиядә барлыгы яңа төр вирустан 11 205 кеше үлүе турында рәсми әйтелде.
Рәсми саннар. 11 июль 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 5 875 (+49) | 3 962 (+43) | 19 (+0) |
Татарстан | 4 964 (+35) | 3 912 (+79) | 15 (+0) |
Русия | 720 547 (+6 611) | 497 446 (+8 378) | 11 205 (+188) |