Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сребреницада 1995 елда күпләп үтерү корбаннарын искә алдылар


Сребреница, 2020 елның 11 июле

1995 елда үтерелеп, яңа танылган тугыз корбанның җәсәде 11 июльдә җирләнде, шәһәрдә матәм чаралары узды.

Босниянең Сребреница шәһәрендә 11 июльдә Босния серблары отрядлары тарафыннан сигез мең мөселман ир-егетне атып үтерүнең 25 еллыгына багышланган матәм чаралары узды.

Шимбә Поточари мемориаль зиратында әлеге үтерешнең корбаны булган тагын тугыз мөселман танылды һәм җирләнде.

Фаҗиганең 25 еллыгы коронавирус пандемиясе шартларында узды, зиратка килүчеләргә битлекләр кияргә һәм мөмкин булганча ара сакларга киңәш ителде.

БМОның элекке Югославия эшләрен тикшерүче халыкара трибуналы Сребреницадагы канкоеш өчен Босния сербларының берничә командирын төрмәгә хөкем итте. Босния сербларының элекке командиры Ратко Младич гомерлек төрмәгә хөкем ителде.
Кайбер гаепләнүчеләргә хөкем карарларын Сербия мәхкәмәләре чыгарды.

1995 елның июлендә Сребреница шәһәрендә этник чистартулар барышында берничә көн эчендә сигез меңләп мөселман ир һәм малай үтерелде.

Сребреница үтереше Европада Икенче дөнья сугышы чорында наци гамәлләреннән соңгы иң вәхши үтереш буларак танылды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG