Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида Сергей Фургалны яклау чарасында берничә кеше тоткарланган


Сергей Фургалны яклау чарасы
Сергей Фургалны яклау чарасы

Полиция вәкилләре дүрт ирне тоткарлаган, аларның берсе исерек хәлдә булган диелә.

Хабаровскида полиция Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалны яклау чарасында берничә кешене тоткарлаган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.

Агентлык хәбәрчесе сүзләренчә, кисәтүләрдән соң полиция вәкилләре дүрт ирне тоткарлаган, аларның берсе исерек хәлдә булган.

DVhab.ru сайты язуынча, шәһәрнең Ленин мәйданында узучы рөхсәтсез митинг төнге сәгать бердә дә дәвам иткән. Мәйданда бу вакытта 200ләп кеше калган.

Хабаровскида губернатор Сергей Фургалны яклап икенче көн рәттән урам җыеннары, йөрешләр уза. Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды. Губернатор гаебен танымый.

11 июльдә рәсми саннарга караганда, 10-12 мең кеше урамнарга чыккан. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда митингта берничә дистә кеше катнашкан.

12 июльдә көндез протест чарасына кеше әзрәк чыккан, әмма кичен Хабаровскида яшәүчеләр шәһәр үзәгендә Ленин мәйданына таба йөреш оештырган, машина юллары ябылырга мәҗбүр булган.

11 июль һәм 12 июль көндез узган чараларда тоткарланучылар булмады.

XS
SM
MD
LG