Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулык бәйләгән өчен эзәрлекләнүче Алинә Нәүрузова: "Беркая да күчеп китәргә җыенмыйм"


Алинә Нәүрузова
Алинә Нәүрузова

Хиҗап кигәне өчен мәхкәмә каршына басарга мәҗбүр булган Омски көллияте укучысы бу эштә җиңеп чыгарга өметләнүен әйтә.

Омски медицина көллиятендә укучы Алинә Нәүрүзова уку йорты җитәкчелеге тарафыннан хокуклары кысылуга карамастан, туган шәһәреннән китәргә җыенмавын белдерә. Бу турыда ул Idel.Реалиига сөйләде.

“Бәлки алдагы планнарда күченү турында уйларым бардыр да. Ләкин хәзер мин укырга җыенам. Мин аңламыйм, нигә әле мин кемнеңдер янаулары, начар мөнәсәбәте аркасында үзем туып-үскән шәһәрдән китәргә тиеш? Канәгать булмаган кешеләр һәркайда да бар, мөселманнарга карата агрессия белдерүчеләр бөтен җирдә дә очрый. Нәтиҗәдә мин гел кемнәндер качып йөрергә тиешме? Гел күченергә?” дип җавап бирде Нәүрүзова “Татарстан кебек мөселманнарга уңай караш хөкем сөргән урынга күченергә теләмисезме?” дигән сорауга.

Ул шулай ук көллияттәге төркемдәшләре, укытучылар, Омски җәмәгатьчелегенең үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтте. Алинә бу эштә җиңеп чыгуга өметен дә белдерде. “Бу җәмгыятькә чыкты, күп кеше җәлеп ителде. Мине яхшы адвокат яклый – Руслан Нәгыев. Шушыңа охшаш хәлдә ул җиңеп чыккан иде. Мин бу вазгыятьне хәл итәрбез дип өметләнәм”, диде студент кыз.

Алинә Нәүрүзова дәресләргә яулык бәйләп килүне тыйган өчен уку йортын мәхкәмәгә биргән иде. Ул Омскиның Киров районы мәхкәмәсеннән көллиятнең бу кагыйдәсен һәм яулык бәйләгән өчен үзенә белдерелгән шелтәләрне гамәлдән чыгаруны сорый.

Мәхкәмә аннан ислам динен тотуын дәлилләүне, Коръәннән хатын-кызның хиҗаб киюен таләп итүче өзекләр китерүне һәм аның үз хокуклары өчен чын күңелдән көрәшүен исбатлауны таләп итте. Мондый белешмәне Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла Аширов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Омски өлкәсе мөфтие урынбасары Жаксылык Оспанов, Русия голәмә шурасы китерде. Алар барысы да мөселман хатын-кызның яулык бәйләргә тиешлеген белдерә.

Моңа кадәр узган ике мәхкәмә утырышында хөкем карары чыгару кичектерелде. Мәхкәмә киләсе утырышны 21 июльгә билгеләгән.

XS
SM
MD
LG