Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кәрим Тинчуринга бюст, җимерелгән Казаков мәчете урынына истәлек билгесе куелачак


Казанның Иске татар бистәсе күренеше
Казанның Иске татар бистәсе күренеше

Ике ел элек татар җәмәгатьчелеге Казаков мәчете урынында истәлек билгесе куюны сораган иде. Моннан тыш, Сара Садыйковага һәйкәл урыны да расланды.

Казанның Иске татар бистәсендә яңа һәйкәлләр барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясенең оператив штабы утырышында “Иске шәһәр” префектурасы мөдире Роберт Гарипов белдерде. Аның сүзләренчә, күптән түгел Казандагы торак йортта Тукай муралы кебек эшләр дәвам итәчәк. Аерым алганда, Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова исемнәрне мәңгеләштереләчәк, ә Казаков мәчете янында махсус билге куелачак.

“Сентябрьдә Тинчурин паркында татар драматургы һәм театр эшлеклесенең бюсты куелыр дип көтелә. Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында сквер ясап, анда композитор Сара Садыйковага һәйкәл урнаштырылачак. Композиция өч элементтан, торачак, анда рояль дә булачак. Әлеге проект белән хәзер мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Барлык мәдәни әһәмияткә ия булган йортларда истәлек такталарын яңарту эшен башкару кирәк. Кешеләр анда кемнәр яшәгәнен белергә тиеш. Мәгълүмат тулы булсын өчен QR кодлар да куелачак. Мондый күрсәтмәләр юкка чыккан мәдәни корылмалар урынында да урнаштыру каралган. Әйтик, Татарстан урамын төзегәндә 1975 елда җимерелгән Казаков мәчете урынында”, диде Гарипов.

Иске татар бистәсендә иң билгеле урыннарга барыр өчен җәяүлеләр юлы яхшыртылачак. Моннан тыш, туризм өлкәсендә дә яңа юнәлешләр барлыкка килер дип көтелә. Роберт Гарипов татар бистәсен реновацияләү буенча эшче төркем эше белән таныштырды. Инде киләсе атнада туристлар өчен Муллин утары ачылачак.

“Халыкның һәр катламы өчен дә Европа дәрәҗәсендәге ресторан бизнесын үстерү, тарихи биналардан кунакханәләр ясау, тимерчеләр үзәге һәм ат абзарын булдыру тәкъдиме яңгырады. Татар бистәсе кунакларына татар зыялылары яшәгән йортларда торучы хәзер кешеләр белән таныштыру кебек яңа туризм юнәлеше тәкъдим ителде. Җентекләп эшләнсә, бу юнәлеш уңышлы булыр дип уйлыйм. Без балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булган яңа туристик эшләр башкарырга кирәк дип саныйбыз. Татар бистәсендәге сәүдәгәрлек һәм татар гаиләсе тормышы темасы һаман да ачылмаган тема булып кала, без аңа да өстенлек бирергә уйлыйбыз. Мисал өчен, киләсе атнадан кунаклар өчен Муллин утары ачылачак һәм туризмның яңа төре саналачак. Ел дәвамында туристларга йортны, терлек үстергән ишегалдын күрсәтәчәкләр. Хәзер монда җиләк-җимеш бакчасы ясала, анда Су анасы белән Шүрәле фигуралары куелачак”, диде Роберт Гарипов.

XS
SM
MD
LG