Accessibility links

Русия хөкүмәте Куштау шиханын Дөнья мирасы исемлегенә кертергә нигез күрми


Куштау шиханы
Куштау шиханы

Танылган сәяхәтче, Русия география җәмгыяте әгъзасы Павел Пашков шиханның юк ителәчәген әйтеп, халыкка мөрәҗәгать итте.

Сәяхәтче, Русия география җәмгыяте әгъзасы Павел Пашков Башкортстандагы Куштау шиханын яклап Русия хөкүмәтенә язган хатына җавап алган. Хатында ул шиханнар тирәсендәге вазгыятьне федераль дәрәҗәдә тикшерүне сораган иде. Пашков Торатау, Йөрәктау һәм Куштау шиханнарын Дөнья мирасы объектлары дип тану һәм алар тирәсендә хуҗалык эшләрен тыю кирәклеген белдерде.

Русиянең табигый ресурслар һәм экология министрлыгыннан килгән җавапта боларның эшләнмәячәге әйтелә. "Хәзерге вакытта министрлык ЮНЕСКО эшләре буенча Русия комиссиясенә Стәрлетамак шиханнарын Дөнья мирасы исемлегенә кертү турында материалларны җибәрүгә нигез күрми" диелә җавапта. Анда шулай ук "Сырьевая компания" акционерлык җәмгыятенең "химия һәм цемент сәнәгате өчен Куштауда эзләү һәм известнякны табу буенча эшләрне башкаруга хокук алган" булуы да искәртелә.

Павел Пашков сүзләренчә, мондый җавап Куштауның якын арада юкка чыгарылачагын аңлата. Ул экология активистлары һәм табигать сөючеләрне шиханны килеп күреп китәргә чакырган, “бу Куштау яны биләмәләренә керү рөхсәт ителгән соңгы ел булачак” дигән.

Элегрәк табигый ресурслар һәм экология министрлыгының Уфадагы Навальный штабы координаторы Лилия Чанышевага тискәре җавап биргәне билгеле булды. Чанышева Куштау ятмасын эшкәртүнең "юл харитасы" белән танышырга рөхсәт алырга теләгән иде. Ләкин министрлык "бу эш мәгълүматы, аны тапшыру чикләнгән" дип, Чанышева соравын кире каккан.

Шулай да, министрлык җавабыннан Куштауны эшкәртү кайчан булачагы ачыкланган. Табигый байлыкларны эзләү эшләре турында проект 2020 елның 15 августыннан да соңга калмый башкарылырга тиеш, ә Куштау ятмасын эшкәртү техник проекты 2023 ел ахырына кадәр расланырга тиеш диелгән.

Башкортстанда Куштауны яклау флешмобы, 12 июль.
Башкортстанда Куштауны яклау флешмобы, 12 июль.

12 июльдә Куштауны яклаучылар чираттагы флешмобка җыелды. Акциядә 500гә якын кеше катнашкан. Алар өч километр озынлыктагы Башкортстан әләмен күтәреп чыккан.

5 июльдә дә Куштауны яклаучылар тере чылбыр булып тау буена баскан иде. Бу чарада ике йөзгә якын кеше катнашты.

Башкортстан шиханнары

Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG