Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек һава юллары августтан Казанга очарга ниятли


Төрек һава юллары очкычы
Төрек һава юллары очкычы

Төрек ширкәте Русиянең алты шәһәренә очарга җыена, ләкин Русия үзенең һава киңлеген ачуын белдермәде.

Turkish Airlines Төркиянең иң зур һава ширкәте 1 августтан Русиягә һәм дөньяның кайбер башка илләренә очышларын яңадан башлаячагын хәбәр итте. Бу турыда ширкәтнең рәсми сайтындагы белдерүдә әйтелә.

Русиянең алты шәһәренә очышлар башкарылачак диелә. Алар арасында Казан да бар. Татарстан башкаласына рейслар өченче августтан башлана, атнасына өч очыш ясарга ниятләнә.

Моннан тыш, Мәскәүгә атнасына 14 рейс, Петербурга атнасына биш рейс, Ростовтагы Донга – дүрт, Сочи һәм Краснодарга атнасына өчәр рейс башкарылуы көтелә.

Шул ук вакытта һава ширкәтенең бу планнары нәрсәгә нигезләнеп корылуы хәбәрдә әйтелмәгән. Төрек һава юллары 1 августтан Һиндстан, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Көньяк Африка республикасына да оча башлаячагын белдергән.

27 мартта Русия хөкүмәте коронавирус пандемиясе сәбәпле халыкара очышларны туктатты, чит илләрдән Русиягә очышлар да тыелды. Әлегә кадәр хөкүмәт яки Росавиация халыкара очышларны рөхсәт итүен белдермәде. Чит илләрдә калган Русия ватандашларын кайтару өчен генә рейслар башкарылды.

Төркия хөкүмәте дә март ахырында халыкара һәм ил эчендәге очышларны тыйды. 18 июньнән Turkish Airlines Европаның кайбер илләренә очышларны башлаган иде.

Төркиядә COVID-19 212 меңнән артык кешегә йоккан, 5363 кеше үлгән, 194 515 кеше савыккан.

XS
SM
MD
LG