Accessibility links

Тамила Ташева: 2014 елдан Кырымда 45 кеше хәбәрсез югалган


Тамила Ташева
Тамила Ташева

Кырымны Русия аннексияләгәннән соң югалучыларның унбишенең язмышы хәзергә кадәр билгесез.

Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге матбугат хезмәте Кырымда 2014 елдан соң хәбәрсез югалучыларның саннарын китерде. 45 кеше югалган, унбишенең язмышы турында хәзергә кадәр бер мәгълүмат та юк дип язып чыкты вәкиллек Facebook-та.

Хәзер Украина министрлар кабинеты аерым шартларда юкка чыккан затлар турында сораулар белән шөгыльләнүче Комиссия төзи диелә хәбәрдә.

Украина президенты Владимир Зеленскийның Кырымдагы даими вәкиленең урынбасары Тамила Ташева ярымутрауда кешеләрнең көч куллану нәтиҗәсендә югалуы турында “бу авыр җинаятьне оккупантлар курку атмосферасы тудыру өчен, югалган кешенең туганнарын һәм дусларын куркыту өчен башкара” диде.

Вәкиллек язмышлары әлегә кадәр ачыкланмаган кырымнарның исемлеген дә китергән. Алар Валерий Ващук, Иван Бондарец, Василий Черныш, Тимур Шәймәрдәнов, Сейран Зинединов, Ислям Джеппаров, Джевдет Ислямов, Эскендер Апселямов, Федор Костенко, Мухтар Арисланов, Арлен Терехов, Руслан Ганиев, Арсен Алиев, Эскендер Ибраимов һәм Эрвин Ибрагимов.

Узган елда адвокат Эмиль Курбединов Эрвин Ибрагимовны урлау турында тикшерү эше күрәләтә тоткарланганын белдергән иде. Ибрагимовның әтисе Кырымның Русиягә буйсынган прокуратурасына улын эзләүне оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

25 майда Бакчасарайда Эрвин Ибрагимовны искә алу чаралары узды. Ибрагимовның нинди шартларда югалуын тикшерүне таләп итеп төрле акцияләр уза.

Кырымтатар Дөнья конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Бакчасарай төбәк мәҗлесе әгъзасы, Бакчасарай шәһәр комитетының элеккеге депутаты Эрвин Ибрагимов 2016 елның 25 майга каршы төнендә билгесезләр тарафыннан урлап алып кителә. 25 майда ул Судакка Кырымтатар мәҗлесе әгъзалары белән кырымтатар активистларына каршы узучы мәхкәмәгә барырга җыенган була.

25 майда Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Эрвин Ибрагимов язмышы билгесез булуын искә алып, “аның югалу шартларын тикшерүне халыкара оешмалар да таләп итә” дип белдерде.

XS
SM
MD
LG