Accessibility links

Башкортстан: пандемия тиражларга тәэсир итте


Башкортстан басмалары
Башкортстан басмалары

2020 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу пандемия чорына һәм почта хезмәтендәге чираттагы оптимальләштерүгә туры килде. Башкортстан матбугаты берникадәр укучысын югалтты, шуңа карамастан, гәзит-журнал мөхәррирләре киләчәккә өмет белән карый.

Башкорт телендә нәшер ителүче төп рәсми басма – "Башкортостан" гәзите мөхәррире Вәдүт Исхаков матбугатка язылу бик авыр баруын сөйләде:

Вәдүт Исхаков
Вәдүт Исхаков

"Узган ел белән чагыштырганда матбугатка язылу авыр барды. Быел күпмедер абунәчебезне югалттык. Узган ел тиражыбыз 6000 булса, быел аңа аз гына җитмәдек. Дөрес, без "Республика Башкортостан" нәшрият йорты тарафыннан куелган планны үтәдек, ләкин мин тираж белән канәгать түгел. Узган елгы күрсәткечкә җитәргә һәм аны да узарга тиеш идек, ләкин килеп чыкмады. Моңа коронавирусның да өлеше булды. Чөнки гәзитне таратучы хат ташучылар йортларга кереп йөри алмады, халык та алар белән очрашмаска тырышты, чир таралмасын өчен аралашу кимеде. Матбугатка язылуның 10 көн алдан туктатылуы да үзен сиздерде. Эш шунда, өч республика гәзите: "Республика Башкортостан", "Башкортостан" һәм "Кызыл таң"га язылу 20 июньдә үк туктатылды. Бу әлеге басмаларның Русия каталогына керүе белән бәйле. Кимегән тиражны без хәзер июль һәм августта кире кайтару өчен эшләячәкбез.

Башкортстанда матбугатка язылу хаклары шул ук Татарстан белән чагыштырганда кыйммәтрәк

Бездә матбугатка язылу хаклары да кыйммәт. Шул ук Татарстан белән чагыштырганда да аерма сизелә. Аларда каталог хакы азрак куелган, ә кыйммәтле гәзитне халыккка җиткерү авыр. Республика гәзитләре мең сумнан артык тора, гаилә берне, баераклар ике гәзит-журнал алдыра. Алар арзанрак бер басма белән канәгатьләнә. Татарстанда матбугатка дәүләт ярдәме бик көчле. "Башкортостан" гәзитенә хак күпкә түбәнрәк булырга, халык арасында таралсын өчен хөкүмәт бөтен чараларны да күрергә тиеш. Ярдәм бар, ләкин аны арттырырга кирәк. Шул ук тарату бәяләрен киметергә, почтага мораторий кирәк.

Ләкин ничек кенә булмасын, басма матбугатның киләчәге бар. Ул иң элек үзебездән тора. Мәсәлән, яңа гына Белорет районының Габдүк авылына бардык. Зур авылда безнең гәзитне берсе дә алдырмый иде. Хезмәткәрләр аптырап тормый йортлар буйлап йөреп чыктылар һәм бер-ике сәгать эчендә 20-30 гәзиткә язылдылар. Димәк, кайбер урыннарда үзебез дә халыкка барып җитмибез. Дөрес, бар республика буйлап йөреп булмый, безнең гәзит тә чыгарасы бар. Коллективның фанатик булуы да кирәк.

Пандемияләргә, көрчеккә карамый, билне ныграк буарга һәм ныграк эшләргә тиешбез", диде "Башкортостан" гәзите мөхәррире Вәдүт Исхаков.

Шул ук статустагы татар телендәге республика гәзите "Кызыл таң" 3742 данә белән чыга башлады. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 92 процент тәшкил итә.

Башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите узган икенче яртыеллыктагы 7537 тираждан 7121гә төште. Татар яшьләренең "Өмет" гәзите дә берникадәр югалтуларга дучар булды. "Өмет" гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов:

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

"10 743 данә белән чыгабыз. Бу үткән ел белән чагыштырганда 96 процент дигән сүз. Бу бик начар түгел, чөнки бу язылуда бар җилләр дә каршы исте, арттан искән җилләр булмады. Коронавирус зыян итте, чөнки хат ташучылар халыкка керә алмадылар. Пандемия сәбәпле, халык белән очрашулар туктады.

Икенчедән, почта башлыкларын кыскарту уздырылды. Аеруча, "Өмет" һәм "Кызыл таң" күп таралган районнарның почта башлары матбугатка язылу вакытында кулларына икенче яртыеллыктан кыскартылулары турында язу алдылар. Алар шундый шартларда матбугатка яздыру уздырырга мәҗбүр булды. Менә без узган атнада гына Борайда булып, аларга рәхмәт әйтеп кайттык, чөнки борайлар шундый вакытта да киметмәделәр. 1200дән артык кеше язылды. Бу бәләкәй генә Борай өчен зур сан. Бу оптимальләштерү Мәскәүдән килгән фәрман белән эшләнде. Элек һәр ике районның почта бүлекләрен кушып берләштергән иделәр, хәзер өч-дүрт районга бер почта бүлекчәсе калды. Элек, мәсәлән, Әлшәй, Миякә аерым иде, хәзер алар Дәүләкәнгә кушылды. Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Бакалы, Илеш бергә кушылып хәзер үзәге Дүртөйле була. Караидел, Аскын, Мишкә, Балтач, Борай барысы да Бөрегә карый башлады.

Бу шартларда хакимият ярдәм итәр дип уйлаган идек, чөнки дәүләт сәясәтен яктыртып барабыз. Ләкин ярдәм тоймадык

Без бу шартларда хакимият ярдәм итәр дип уйлаган идек, чөнки дәүләт сәясәтен, социаль һәм башка програмнарын вакытында яктыртып барабыз. Ләкин район хакимиятләреннән ярдәм тоймадык. Эшкуарлар да ярдәм итә алмый, үзләренең хәлләре авыр. Шундый шартларда тираж җыйдык. Алда тагын да авыррак булачак дип уйлыйм", диде "Өмет" гәзите мөхәррире Рәдис Ногманов. Ул алда сайлаулар торуын искә алып, Мәскәүдән сайлауларда катнашу һәм бушлай язмалар бирү кирәклеге турында күрсәтмәләр килүен, шул ук вакытта матбугатка ярдәмнәре булмавына борчылу белдерде.

Журналларга килгәндә, башкорт телендә нәшер ителүче төп әдәби басма "Агыйзел" журналы мөхәррире Мөнир Кунафин барыннан канәгать булуын белдерде:

Мөнир Кунафин
Мөнир Кунафин

"Мин яшь мөхәррир буларак, пандемиянең зарарын бик сизмәдем. Элек безне почта аша бер мең кеше алдыра иде, әле дә шул чама калдык. Тагын бер мең тираж альтернатив таратудан килә. Җәмгысе ике мең тираж белән чыктык һәм әле дә шул чама кала. Альтернатив таратучыларның тиражы бераз кимеде.

Журналның киләчәге бар. Басмабызны да камилләштерергә тырышабыз, үзгәртәбез. Мәсәлән, тышлыкка рәсемнәр куя башладык, элек ул тоташ зәңгәр бит булып кына чыга иде. Эчтәлекне дә баетырга, камилләштерергә тырышабыз. Яңа рубрикалар булдырабыз, кыскарак язмалар бирәбез. Халык укымый дисәләр дә, өлкән буын укый”, диде февраль аенда мөхәррир булып билгеләнгән Мөнир Кунафин. Ул башкорт телендә иҗат итүче сәләтләр булса да, әдәбиятка килми, башка эш белән шөгыльләнүләренә борчылуын белдерде.

Шулай ук агымдагы елның февраль аеннан "Шоңкар" журналын җитәкләгән мөхәррир Айгиз Баймөхәммәтов та язылу барышыннан канәгать калган:

Айгиз Баймөхәммәтов
Айгиз Баймөхәммәтов

"Узган елда тиражыбыз 1700 иде, әле июль саны 1750 данә булып чыга. Тираж төшмәде. Беренче яртыеллыкка 2200 данәгә җитәбез, җәен кими төшәбез – 1700-1800гә калабыз. Бу һәрвакыт шулай килә. Мин иң яшь баш мөхәррир буларак элекке традицияләрне бозмый гына үзгәрешләр кертә башладым. Мәсәлән, "Баштүбән" дигән рубрика керттем. Анда кешеләр җәелеп сөйләргә теләмәгән темаларны яктыртабыз, психологлар, табиблар киңәшен бирәбез. Яңа баш мөхәррир килеп бөтен әйберләрне үзгәртергә тотыну дөрес булмас иде, чөнки басманың традицияләре, даими темалары, рубрикалары салынган. Ләкин экспериментлар да кирәк, укучыга ошаса, аларны калдырабыз. Минем баш мөхәррир булып эшләү вакытым пандемиягә туры килде. Шуңа бик халык арасына чыгып булмый. Ләкин киләчәктә очрашулар, чаралар уздырырга ният итәбез. Басма матбугатның киләчәге бар, без бар чакта бар!" диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Шул ук статустагы татар яшьләре журналы "Тулпар" әлеге вакытта 1128 данә тираж җыйган. Басма ике айга бер чыгу сәбәпле, аңа язылу тагы бер ай дәвам итә.

Республикадагы бердәнбер сатира-юмор басмасы – "Һәнәк" журналының мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев:

Рәлиф Кинҗәбаев
Рәлиф Кинҗәбаев

"Агымдагы елның икенче яртыеллыгына 700 данәгә якын тираж җыйдык. Журналның заманында 60-70 мең тираж җыйган чаклары булган. "Крокодил" ул елларда 6-7 миллион тираж белән басылган. Бүген без 600-700 данә белән булсак та чыгып киләбез, ә "Крокодил" – юк. Аны берничә тапкыр терелтеп карадылар, килеп чыкмады. Без тираж белән канәгать түгел. Сәбәпләре төрле инде аның. Сатира-юморга мөнәсәбәт үзгәрде. Укучылар телевидение, интернет белән генә чикләнә. Почта соңлап тарата. Тиражларның кимүе яңа шартларга яраша алмавыбызга да бәйледер. Чөнки бүген бөтенләй башка төрле юмор таләп ителә. Шулай ук, без юморны акчага әйләндерә белмибез. Сата белмибез. Ә бит телевидение һәм интернетта юморга ихтыяҗ зур. "Comedy Club"ны гына алыйк. Биш-алты ел элек аның базар хакы 500 миллион доллар иде. Хәзер аның хакы 2 миллиард доллар, хуҗасы "Газпром-медиа". Ул интеллектуаль милек, аңа "Газпром-медиа" бик күп акча сала, иң көчле артистларны туплый. Лаеклы хезмәт хакы түлиләр.

Киләчәккә безнең дә кайбер проектлар бар", диде "Һәнәк" журналының баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев.

Башкортстандагы бердәнбер бәйсез "Диләфрүз" татар гәзитенең баш мөхәррире Галия Сәфәрҗанова:

Галия Сәфәрҗанова
Галия Сәфәрҗанова

"Узган елның яртыеллыгында почта аша 11882 данә тарала идек, быел – 9921, ягъни ике меңгә кимеде. Шуңа өстәп сатуга чыга. Почта һәм сату белән бергә июль саны 15 000 булып чыга. Ләкин айдан-айга артыр дип уйлыйм. Безне өлкән яшьтәгеләр алдыра. Әбиләр өч ай йортларыннан чыкмый утырдылар. Балалары ашарына китереп тора, чыга алмагач, гәзит-журналга язылуны хәстәрли алмыйлар. Без рәсми басмалар белән ярыша алмыйбыз, алар хакимиятләр, оешмалар, ширкәтләр белән эшли. Безне халык үз теләге белән генә алдыра.

Без рекламга мохтаҗ түгел. Халык ничә сум булса да язылачакбыз дип шалтырата

"Диләфрүз"нең киләчәге бар, безгә шалтыратып рәхмәт белдереп торалар. Мин көн дә рәхмәт кабул итеп утырам. Үзебез районнарга чыкмыйбыз, эчтәлек үз эшен башкара. Укучылар "Гәзитне күршеләргә дә күрсәттем, урам буйлап йөртеп, туздырып беттек", дип шалтыраталар. Кирәкле тауар чыгарырга кирәк. Без рекламга мохтаҗ түгел. Халык ничә сум булса да язылачакбыз дип шалтырата. Безне Башкортстаннан читтә 50дән артык төбәктә алдыралар. Оренбур, Пермь, Ульян өлкәләрендә күпләп алдыралар, дип сөйләде Галия Сәфәрҗанова.

Татар телендә нәшер ителүче балалар журналы "Әллүки" 1128 данәгә җитте. Башкорт балалары өчен чыгучы "Акбузат" узган елдагыдан 200гә кимрәк, быел ул 1900 данә чыга.

Башкорт хатын-кызларының "Башкортостан кызы" 100 тирәсенә генә кимеп, агымдагы елда 2500 данә чыга. Журналлар арасында иң зур тираж җыючы "Башкортостан укытучысы" 7328дән 5918гә төште. Шулай итеп, күпчелек басмалар агымдагы елда берникадәр кими төште.

Мөхәррирләр киләчәккә өмет белән карарга тырышса да, чынбарлыкта тиражлар ел саен аз-азлап төшүгә бара.

XS
SM
MD
LG