Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста митингларда 200дән артык кеше тоткарланган


Минскида протест вакытында тоткарлау, 14 июль
Минскида протест вакытында тоткарлау, 14 июль

Президент сайлауга теркәлү уза алмаган намзәтләргә теләктәшлек белдереп, 14 июль кичендә Мински һәм тагын берничә шәһәрдә халык урамнарга чыкты.

Беларуста килешенмәгән митингларда 230дан артык кеше тоткарланган, алар арасында дистәгә якын журналист та бар. Бу турыда Беларус хакимияте тарафыннан теркәлмәгән "Весна" хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Журналистларны берничә сәгать тотканнан соң иреккә җибәргәннәр дип хәбәр ителә.

Тоткарлаулар, Минскидан кала, Гродно, Столбцы, Бобруйски, Солигорски, Брест, Гомель һәм Пружаны шәһәрләрендә дә узган.

Протест чаралары Үзәк сайлау комиссиясе Виктор Бабарико һәм Валерий Цепкалоны Беларуста президент сайлауга намзәт буларак теркәүдән баш тартканнан соң кабынып китте.

Бабарико 20 ел Белгазпромбанк җитәкчесе булды. Президент булып сайланырга теләгәнен белдергәннән соң, аңа карата җинаять эше ачылды. Аны салым түләмәүдә, акчалар юуда һәм ришвәт бирүдә гаеплиләр.

Беларустагы "Югары технологияләр паркы"на нигез салучы, дипломат Валерий Цепкало да президентлыкка намзәт буларак теркәлүгә ирешә алмады. Үзәк сайлау комиссиясе аның теркәлү өчен сайлаучылар имзалары җитәрлек түгел дип белдерде.

Европа шурасының тышкы сәясәт һәм иминлек сәясәте буенча Югары вәкиле Жозеп Боррель Беларус хакимиятенең Бабарико һәм Цепкалоны намзәт итеп теркәүдән баш тартуы турында белдерү белән чыкты. Ул бу адымның сайлауларның демократиягә корылганлыгына каршы килүен, сайлаучыларның үз теләген белдерүен чикләү булачагын әйтте. Сайлау вакытында сәяси көндәшлек булдырылмавын ассызыклады.

Илнең хәзерге президенты Александр Лукашенко вазифасын 1994 елдан бирле били. 25 ел эчендә ул биш тапкыр президентлыкка сайланды. Быел ул алтынчы тапкыр намзәт булып катнаша. Беларуста чираттагы президент сайлаулары 9 августка билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG