Сәясәтче Марсель Шәмсетдинов Татарстан сайлау кодексындагы "республика президенты вазифасына намзәтләр бары сәяси фиркаләр тарафыннан гына тәкъдим ителә ала" дигән бүлеген Татарстан Конституциясенә каршы килә дип тануны таләп итә. Бу хакта ул Татарстан Конституция мәхкәмәсенә шикаять юллаган. Элегрәк Шәмсетдинов үз-үзен Татарстан президентына сайлауга намзәт итеп тәкъдим итәргә теләгән иде, әмма республика үзәк сайлау комиссиясе аның документларын кабул итмәде.
Марсель Шәмсетдинов шикаятендә Татарстан Конституциясенең 45.1 маддәсенә таяна. Анда "ватандашлар сәяси тормышта, дәүләти һәм иҗтимагый эшләрдә үзләре дә, вәкилләре аша да катнаша ала" дип язылган. Төп канунның 27.2 маддәсендә исә кешенең хокуклары һәи ирекләре гамәлдә дип язылган. Шәмсетдинов үзенең "арадашчыдан башка" турыдан-туры намзәт буларак тәкъдим ителүгә хокукы бозылган дип саный. "Президент сайлауда үз-үземне тәкъдим итеп катнашу минем шәхси хокукым. Мин үземне ниндидер бер фирка электораты белән чикләнергә тиеш дип санамыйм" дигән Шәмсетдинов Коммерсантка.
Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Моңа кадәр биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.
Элегрәк Башкортстанда яшәүче юрист һәм иҗтимагый активист Рәмилә Сәетова Татарстан президентын сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын хәбәр итте. Ул намзәтлеккә теркәлү өчен документлар тапшырдым дип белдерде, ләкин аннан шулай ук кайсы да булса фиркадән тәкъдим итү документы соралган.