Бауман урамында узган ялгыз пикетларда Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Башкортстанда яшәүче юрист һәм иҗтимагый активист Рәмилә Сәетова һәм Сембердә яшәүче милли активист Салих Сәйфетдинов кулларына урысча һәм татарча язылган “Татарстан президенты - бәйсезлекне яклаучы! Ул татар телен белергә тиеш!”, “Рәмилә Сәетова - безнең президент”, “Яшәсен татар теле!” дигән шигарләр күтәреп торды.
Татарстан президентына нәмзәт булыр өчен Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырган Рәмилә Сәетова Азатлыкка, Татарстан президентын сайлауда җиңәр өчен халыктан хуплау соравын әйтте.
“Мин бу сайлауга үземнең фикеремне көчләп тагар өчен түгел, ә халык үз тормышы өчен үзе карар бирсен иде дип барам. Сайлау алды програмымда хакимият вертикален бетерү, Татарстан президенты бары тик халыкның теләкләрен гамәлгә ашыручы гына булырга тиеш дигән таләпләрем бар. Түрәләр бары тик башкаручылар гына, алар халыкның фикерен истә тотып, җәмгыятьнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен эшләргә тиеш.
Програмымдагы икенче төп маддә - республика табигый байлыкларын һәм стратегик оешмалар җитештергәннәрне халыкныкы итү. Чөнки болар халыкның яшәве өчен төп чыганак.
Өченчедән, мин Татарстанда татар теле дәүләт теле булырга тиеш дим. Татар теле республиканың барлык мәгариф системында, документлар әйләнешендә кулланылырга тиеш. Бу маддә түрәләрнең татар телен белергә тиешме юкмы дигән һәм башка бәхәсләрне дә юкка чыгарачак”, дип белдерде.
Сәетова 12 июльдә Татарстан президенты сайлавында нәмзәт булыр өчен Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә гариза язып тиешле документларын тапшырган. Ләкин аңа тагын бер документ җитми. Сайлау кануннарына ярашлы, президентлыкка намзәт кайсы да булса сәяси фирка тарафыннан тәкъдим ителергә тиеш. Сәетованы әлегә бер фирка дә тәкъдим итмәгән.
“Татарстан үзәк сайлау комиссиясе минем документларны кабул иткәч, "шушындый нәмзәт тә бар" дип хәбәр итәргә тиеш иде. Ләкин ул моны эшләмәде, биш кенә нәмзәт теркәлде дип күрсәтте. Минем документлар арасында бары тик берәр фирка конференциясенең мине үз фиркаләре исеменнән Татарстан президенты сайлавына нәмзәт итеп тәкъдим итү беркетмәсе генә җитми. Мин кайбер фиркаләр белән сөйләшүләр алып бардым. Башта кызыксыну күрсәткән булдылар аннан баш тарттылар. Хәзер “Яблоко” фиркасе белән сөйләшәм.
29 июльгә кадәр мин берәр фирка конференциясе беркетмәсен үзәк сайлау комиссиясенә илтеп тапшырырга тиеш. Һәм шуннан соң гына нәмзәт булу өчен кирәкле тавышларны җыю эшенә керешә алам”, диде активист.
Ялгыз пикетта катнашкан Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, Татарстан президентына нәмзәт булган биш кешенең дүртесе татарча белми. ТИҮ моны Татарстан Конституциясеннән, дәүләтеннән, халкыннан көлү һәм мыскыл итү дип саный.
“Башкорт милләтпәрвәре Рәмилә Сәетова үзенең нәмзәтлеген чыгарды. Ул 12 июльдә документларын тапшырды. Ләкин фиркаләр белән проблем килеп чыкты. Аның әле вакыты бар. Ул башкортча да, татарча да, урысча да белә. Әгәр дә Рәмилә нәмзәт булып теркәлә калса, Татарстан президентын сайлау тулысынча урыс телле сайлау булмас иде.
Без бүген урыс телле президент сайлау кампаниясенә каршы чыгу өчен активистлар буларак шушы ялгыз пикетларны оештырдык”, диде Зәкиев.
2019 елда Рәмилә Сәетова Башкортстан җитәкчесе вазифасына сайланыр өчен КПРФ фиркасе аша үзенең намзәтен тәкъдим итмәкче иде, әмма аны фирка җыелышына кертмәделәр.
Сайлаулар алдыннан Сәетова Башкортстанда татар теле проблемына карашын белдергән иде. Ул "Башкортстанда татар теле проблемы юк", "татар телен Башкортстанда өченче дәүләт теле итү мөмкин түгел, бу халыкка каршы сугыш игълан итүгә тиң" диде.
Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Моңа кадәр биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.