Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина тел омбудсмены мәктәпләргә урыс телен кире кайтаруга каршы чыкты


Тарас Креминь
Тарас Креминь

Югары Радага украин телен белем бирүдә төп тел итүче канунны үзгәртү турында документ кертелгән.

Украина дәүләт телен яклау омбудсмены Тарас Креминь мәктәпләрдә урыс телен киңрәк куллануны күз алдында тоткан канун өлгесенә каршы чыкты. Ул Югары Раданы бу өлгене хупламаска чакырды. "Слуга народа" фиркасеннән депутат Максим Бужанский тәкъдим иткән бу канун өлгесенә ярашлы, мәктәпләрдә предметларның күпчелеген украин телендә укыту турындагы канунны гамәлгә ашыру 2020 елдан 2023 елга кадәр күчерелә. Бу канун нигезендә 5-11 сыйныфларда предметларның 80 проценты украин телендә укытыла башларга тиеш иде.

Креминь үзенең Рада депутатларына мөрәҗәгатендә әлеге канун өлгесе мәгариф һәм тел кануннарына сизелерлек үзгәреш кертүгә китерәсен, шулай ук украин теленең белем бирү процессында кулланылыш даирәсен тарайтачагын әйтә. Мөрәҗәгатен ул Facebook-та чыгарган.

Омбудсмен мәктәпләрдә украин телен арттыру “Русия яки башка милли азчылыкларның Конституциядә каралган хокукларын боза” дип әйтү дөреслеккә туры килми дип белдерә, ул Конституция мәхкәмәсенең мәгариф турындагы канунны Конституциягә туры килүен раслаганын искәртә.

2020 елның февралендә "Оппозиция платформасы – тормыш өчен" фракциясе депутатлары Украинаның "Тулы гомуми урта белем бирү турында" канунын гамәлдән чыгаруны таләп иткән иде. Украин телен мәктәпләргә кертүче бу канун "Конституцияне боза һәм Украинада милли азчылыкларның хокукларын кыса" дип белдерде депутатлар. Ләкин Рада әлеге таләпнекире какты.

2019 елның маенда Украинаның элеккеге президены Петр Порошенко "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве турында" канун имзалады. Октябрьдә Украинаның мәгариф һәм фән министры Анна Новосад “Урыс телле мәктәпләр әлегә бар, ләкин 2020 елдан алар украин телендә укытуга күчеп бетәчәк” дип белдерде.

Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга бу кагылмый.

Документ илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, ә аны куллануны чикләргә омтылучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш булачак.

Документка ярашлы, украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш диелә.

Газет һәм журналлар башка телләрдә басыла ала, әмма аларның украин телендәге версияләре дә булу зарур. Китапханәләрдә, китап кибетләрендә һәм газет киоскларында басмаларның 50 проценты украин телендә булу таләп ителә.

Документта кырым татарлары, башка асаба халыкларның һәм милли азчылыкларның телләрен куллану аерым канун белән көйләнәчәк дип тә белдерелә.

XS
SM
MD
LG