Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рада Украина мәктәпләрендә урыс телен киметүче канунны көчендә калдырды


Югары Рада мәктәпләрдә милли азчылыклар телендә укытуны кыскартучы канунны гамәлдә калдырды. Бу канунга ярашлы, 5-11 сыйныфларда укытуның 80 проценты украин телендә алып барылырга тиеш.

Украинаның “Тулы гомуми урта белем бирү турында” кануны гамәлдә кала. Югары Рада депутатлары аны гамәлдән чыгаруга каршы тавыш бирде. Канунны “Конституцияне боза һәм Украинада милли азчылыкларның хокукларын кыса” дип, “Оппозиция платформасы – тормыш өчен” фракциясе депутатлары аны гамәлдән чыгару тәкъдимен керткән иде.

Канунны гамәлдән чыгаруны яклап 58 депутат, моңа каршы – 83 депутат тавыш биргән, 141 кеше тавыш бирүдән тыелып калган. Инициативаны хуплау өчен 226 тавыш кирәк иде дип яза Известия.

Канунга ярашлы, милли азчылык вәкилләре булган балалар башлангыч сыйныфта туган телләрендә укый, украин телен предмет буларак өйрәнә. Калган сыйныфларда украин теле уку програмында арта, ул 80 процентка кадәр җитәргә тиеш. Әгәр тел Европа берлегенең рәсми телләре исәбенә керә икән, Украина мәктәп програмында 5-11 сыйныфларда аның күләме 60 процентка кадәр җиткерелергә тиеш - монда мин ялгыш язганмын. "Әгәр милли азчылык теле Европа берлеге телләре исәбенә керә икән, андый балалар өчен украин теленең күләме 60 процентка кадәр җиткерелергә тиеш".

2019 елның 16 июлендә Украинада тормышның бөтен өлкәләрендә дә украин теле өстенлекле кулланылырга тиешлеге хакында канун гамәлгә керде.

Гыйнварда Украинаның мәгариф һәм фән министры Анна Новосад белдергәнчә, илдә урыс телле укытучыларга украин телен өйрәтү өчен махсус курслар булдырылачак.

XS
SM
MD
LG