Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Мәңгелек Путинга – юк!" чарасында йөздән артык кеше тоткарланды


Мәскәүдә протест чарасы
Мәскәүдә протест чарасы

Чарада катнашучылар Русия Конституциясенә үзгәрешләргә каршы имзалар җыйды.

Мәскәү үзәгендә Росгвардия "Мәңгелек Путинга – юк!" акциясендә катнашучыларны тоткарлады. ОВД-инфо хәбәр иткәнчә, барлыгы 147 кеше тоткарланган. Алар арасында депутатлар, журналистлар да, гомумән чарага катнашы булмаган кешеләр дә бар дип яза Русия медиалары.

Чара 15 июль кич белән башланып китте. Мәскәүнең Пушкин мәйданында "Нет!" кампаниясе Русия Конституциясенә үзгәрешләргә каршы имза җыю оештырды. Акция башлану мизгеленә мәйданга берничә йөз кеше килде. Чара уздыру турында Мәскәү мэриясенә хәбәр ителгән булса да, мэрия аны килештермәгән.

Җыен башланып ике сәгатьтән соң анда катнашучылар Тверская урамы буйлап йөреш ясады. Полиция аларның юлын киртәләп, тоткарлаулар уздырган. Чарада катнашучыларның бер өлеше Бульвар боҗрасы буйлап барган, машиналар юлына ятып, хәрәкәтне томалаган. Петровка урамында полиция 60ка якын кешене камап алып, аларның күбесен тоткарлаган.

Шушыңа охшаш чара Петербурда да узды, анда тоткарлаулар турында хәбәр ителми.

Русия Төп канунына үзгәрешләр кертүне президент Владимир Путин тәкъдим итте. Ул үзгәрешләр бөтен халык тарафыннан хупланырга тиеш дип белдерде.

Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү чарасы 25 июньнән 1 июльгә кадәр узды. Рәсми мәгълүматка караганда, анда халыкның 65 проценты катнашкан, аларның 78 проценты үзгәрешләрне яклап, 21 проценты каршы тавыш биргән.

Оппозиция тавыш бирү вакытында алдашулар моңарчы булмаганча күп булуын белдерә һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен танымый.

Үзгәрешләр кертелгәннән соң, Русия Конституциясе халыкара хокуктан өстенрәк була, һәм Путинның мөддәтләре "нульләштерелә", ягъни ул тагын ике тапкыр президентлыкка сайланырга мөмкинлек ала. Моннан тыш, хакимият тармаклары арасында вәкаләтләр бүтәнчә бүленә, нәтиҗәдә президент хәзергегә караганда да күбрәк вәкаләтләргә ия була.

XS
SM
MD
LG