Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдинов тоткарланган


Әгъләм Садретдинов
Әгъләм Садретдинов

Садретдинов үтерүгә заказ бирүдә шикләнелә. Бу тоткарлау 2003 елда Буада эшмәкәр Рәшит Садыйковны үтерү турында эш дәвамы булып тора.

Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе элек башкарылган “үтерү оештыру” җинаятендә шикләнеп 68 яшьлек Татарстан кешесенең тоткарлануы турында хәбәр итте.

Медиа язганча, элек республиканың экология министры булып торган Әгъләм Садретдинов тоткарланган. Ул 2000нче еллар башында Буа районы башлыгы булып эшләгән чорда шул районда яшәүче эшмәкәр Рәшит Садыйковка һөҗүм оештырган дип фаразлана. Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, 68 яшьлек ир-ат Казандагы “Кварталлар” оешкан җинаятьчел төркеменә мөрәҗәгать итеп, аларга үтерүгә заказ биргән, тегеләре бу эшне 180 мең сум барәбәренә башкарган. Садыйков 2003 елда үз йорты бусагасында атып үтерелгән.

2010 елда бу эшнең башкаручысы һәм арадашчысы Югары мәхкәмә тарафыннан хөкем ителеп, озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән иде диелә хәбәрдә. “Җентекле тикшерү эше нәтиҗәсендә үтерүне оештыруга 68 яшьлек җирле кешенең катнашы барлыгы турында мәгълүмат алынды, ул тоткарланды” дип хәбәр итә комитетның матбугат хезмәте.

Рәшит Садыйков ул елларда Русия думасы депутаты Сергей Шашоринның ярдәмчесе булган. Аңа кадәр Буа районы кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятен дә җитәкләгән. “Зыян күрүченең актив позициясе, аның шикләнелүче гамәлләренә шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә гел мөрәҗәгать итеп торуы үтерү өчен сәбәп булган” диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

2003 елда җинаять эшен тикшерү вакытлыча туктатыла, 2009 елда аны карау дәвам итә һәм 2010 ел башында Әгълам Садретдинов читкә китмәү шарты куела, аны сорау алуларга чакырталар. Шул ук елны аны министр вазифасыннан алалар.

Моннан тыш, 2014 елда Садретдинов 5,8 миллион сумлык дәүләт килешүе актына кул куйганда вәкаләтен арттыруда гаепләнеп, аңа җинаять эше ачыла, әмма җәзага тартылмый.

XS
SM
MD
LG