Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үлемсез полк" йөреше 26 июльдә узмаячак


Акъярда "Үлемсез полк" йөреше, 2019 ел.
Акъярда "Үлемсез полк" йөреше, 2019 ел.

Чараның кайчан үтәчәге билгеле түгел, оештыручылар коронавирус куркынычы бетмичә йөрешне ясамаячакларын белдерә.

Русиядә ел саен уза торган "Үлемсез полк" йөреше 26 июльдә үткәрелмәячәк. Бу турыда аны оештыручылар – "Русия үлемсез полкы" иҗтимагый патриотик хәрәкәте вәкилләре белдерде.

"Йөрешне санитар-эпидемиология саклану чаралары кулланып кына уздырырга була: битлек, бармакчалар киеп, социаль ара калдырып. Әмма бу "Үлемсез полк" рухына каршы килә, чөнки ул иңне-иңгә куеп бару, ул берләшүне гәүдәләндерә, анда тулы бер буыннар катнаша" дигәннәр оешманың матбугат хезмәтендә.

Оештыручылар чараны уздыруга гаризаны илдә эпидемиология хәле яхшыргач кына бирергә була дигән.

16 июльгә Русиядә COVID-19 вирусын 752 меңнән артык кеше йоктырган, узган тәүлектә 6,4 мең кешедә коронавирус расланган.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, 9 майда узарга тиеш булган Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узмый калды. Җиңү парады 24 июньгә күчерелде, президент Владимир Путин “Үлемсез полк” йөреше 26 июль – хәрби-диңгез флоты көнендә узар дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG