Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджет дефициты ягыннан Русиядә өченче урынга чыккан


Коронавирус кризисы аркасында Русия төбәкләре бюджетлары 147 млрд сумлык дефицитка дучар булган. 

Русия төбәкләре бюджетлары дефициты 2020 елның беренче биш аенда 10 тапкыр арткан һәм хәзер 147 млрд сум тәшкил итә. Дефицитлы бюджетка ия төбәкләр саны ике тапкыр арткан – 11 дән 22гә җиткән. Бу саннар Forbes хисабында китерелә.

Иң зур дефицитлы бюджет Мәскәүнеке – 83 млрд сум, Мәскәү өлкәсе бюджеты 25 миллиард сумлык дефицит кичерә, Татарстан өченче урында. Аның чыгымнары керемнәреннән 16,1 миллиард сумга артып киткән.

Моннан тыш, Свердлау һәм Архангельски өлкәләре дә дефицитлы бюджетка ия (7 һәм 3 миллиард сум) диелә хисапта.

Шул ук вакытта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Свердлау өлкәсе керемнәре ягыннан тотрыклы рәвештә беренче унлыкта кала. Макроикътисад анализы һәм фаразлау үзәге (ЦМАКП) бюджет тикшеренүләре төркеме җитәкчесе Елена Пенухина белдергәнчә, кризис нәкъ менә бай төбәкләргә көчлерәк бәргән: нефть чыгару (Татарстан) һәм хезмәт күрсәтү (Мәскәү) алга киткән төбәкләр акча ягыннан кыенлыклар кичерә.

Татарстан бюждеты коронавирус чикләүләреннән дә бигрәк, нефть бәяләре төшү һәм Русия президенты Владимир Путинның "май фәрманнарын" үтәргә тиешле булу аркасында зыян күргән дип саный экспертлар. Татарстан юл хуҗалыгына чыгымнарын 3 тапкыр арттырырга мәҗбүр булган дип аңлаткан РАНХиГС галиме Наталья Зубаревич.

Татарстанның хуҗалык чыгымнары апрель-май айларында узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 63 процентка арткан. Бу күрсәткеч Мәскәүдә генә зуррак – 64 процент. Республика икътисадына киткән чыгымнар 177 процентка арткан, Татарстан бу яктан барлык төбәкләр белән чагыштырганда да күбрәк акча тоткан.

Экспертлар фикеренчә, кризис әле көчәя генә бара, илдәге төбәкләрнең яртысыннан артыгы бу елны дефицитлы бюджет белән тәмамларга мөмкин.

Күптән түгел Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты (РЭУ) да коронавирус белән бәйле вазгыять пандемиягә кадәр уңышлы саналган төбәкләр казнасына ныграк сугарга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән иде. Татарстан керемнәре 20 процентка кимергә мөмкин диелде.

XS
SM
MD
LG