Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан 55 табиб Кыргызстанга эшкә китә


Табиблар Русия гадәттән тыш эшләр министрлыгы оештырган ярдәм кысаларында җибәрелә.

Башкортстаннан 55 табиб халыкара килешүләр нигезендә Кыргызстанга барып эшләячәк. Алар анда коронавируслы авыруларны дәвалаячак. Бу турыда 20 июльдә Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Медицина хезмәткәрләре Кыргызстанга 22 июльдә оча. Бу ярдәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аша оештырыла.

Табибларның сәламәтлеге тикшерелгән, аларга инструктаж уздырылган. Үзләре белән берникадәр дару һәм шәхси саклану чаралары алачаклар дип сөйләгән Забелин.

15 июньдә Башкортстан медицина университетыннан 17 табиб Карачай-Чиркәс республикасына җибәрелгән иде. Алар анда өч атна дәвамында җирле табибларга коронавирус белән көрәшергә ярдәм итте. Моннан кала, Башкортстан белгечләре Амур өлкәсенә дә җибәрелде.

19 июльдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы республикада 21нче кешенең коонавирустан үлгәнен раслады. 1954 елгы Октябрьский шәһәре кешесе үлгән. Министрлык саннарына караганда, июльдә республикада коронавирустан нибары өч кеше вафат булган. Июньдә статистика гомумән тулыландырылмады. Майда рәсмиләр ике үлемне раслады, апрельдә 17 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми танылды.

Рәсми мәгълүматка караганда, Башкортстанда хәзер 226 кеше коронавирустан хастаханәләрдә дәвалана, шулардан 33 кеше авыр хәлдә, сигезе үпкә җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Шул ук вакытта Уфада яшәүче медицина хезмәткәрләре һәм иҗтимагый активистлар шәһәр хастаханәләренең шыгрым тулы булуын һәм үлемнәр саны кискен артуын хәбәр итә. Авыруларның күбесенә COVID-19 түгел, ә "идентификацияләнми торган пневмония" диагнозы куела һәм алар коронавирустан үлүчеләр һәм чирләүчеләрнең рәсми статистикасына эләкми диелә.

Апрель аенда Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә (РКБ) табиблар, медицина хезмәткәрләре, пациентлар белән бергә коронавирус белән чирли дип ачык хат язган, медицина хезмәткәрләре хокуларын яклаучы Тимур Уразмәтов Азатлыкка бүгенге вазгыять апрель ае белән чагыштырганда катлаулырак дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG