Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми саннар: Русиядә коронавирус йоктыруның яңа очраклары 6 меңнән кимеде


Узган тәүлектә Русиядә 5940 кешедә коронавирус расланган дип хәбәр ителә. Тәүлек эчендә 85 кеше үлгән

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 20 июльгә 5248 кеше тәшкил итә, узган тәүлектә алар 33 кешегә арткан. 1072 кеше авыруның актив фазасында, 4157 кеше савыккан, 19 кеше үлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы бүгенге көндә коронавирустан 1144 кеше авырый дип хисап бирде. 4104 кеше савыккан, узган тәүлектә тагын 29 кешенең савыгуы теркәлгән диелә.

Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Моңа кадәр 27 кешенең үлеме рәсман расланган иде.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 41 кешедә COVID-19 табылуы әйтелә. 1690 кеше авырудан дәвалана диелә, барлыгы 6348 кешедә коронавирус расланган.

19 июльдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы республикада 21нче кешенең коонавирустан үлгәнен раслады. 1954 елгы Октябрьский шәһәре кешесе үлгән. Министрлык саннарына караганда, июльдә республикада коронавирустан нибары өч кеше вафат булган. Июньдә статистика гомумән тулыландырылмады. Майда рәсмиләр ике үлемне раслады, апрельдә 17 кешенең коронавирустан үлгәне рәсми танылды.

Русиядә COVID-19 вирусы эләктергән кешеләр саны 777 486 булды. Яңа төр вирус барлыгы 12 427 кешенең гомерен өзгән.
Узган тәүлектә 5940 кешедә коронавирус расланган дип хәбәр ителә. Тәүлек эчендә 85 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 20 июль 11:00

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 348 (+41) 4 637 (+7) 21 (+1)
Татарстан5 248 (+33) 4 157 (+17) 19 (+0)
Русия777 486 (+5 940) 553 602 (+3 258) 12 427 (+85)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG