Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кремацияләү миче төзү өчен акча эзлиләр


Крематорий яңа төзелгән “Курган” зираты комплексында урнашачак.

10 августта Казанда “Курган” дип аталган яңа зират комплексы ачылачак. Ул М-7 федераль трассасы янында урнашкан. Бу хакта бүген Казан мэриясе киңәшмәсендә башкала хакимиятенең ритуал хезмәтләр оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин белдерде.

“Курган” комплексында 147 500 каберлек өчен ике җәмәгать зираты булачак. Ул 88,6 гектар мәйданны алып торачак. Икенче Дөнья сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларны, Казан һәм Татарстан үсешенә өлеш керткән шәхесләрне җирләү өчен аерым урын билгеләнгән. Анда зират хакимияте бинасы, хуҗалык бинасы, ротонда һәм кешеләрне соңгы юлга озату өчен ике, 500 машина кую урыны каралган. Бу зират ким дигәндә 30 елга җитәчәк”, диде Ишкин.

Алга таба “Курган” зиратында җәсәдләрне яндырыр өчен крематорий миче дә төзергә уйлылар. “Президент йөкләмәсе белән җирләү йортын төзү тәкъдиме каралды. Анда кремацияләү миче дә булачак. Төзелеш министрлыгы смета булдырыр өчен техник биремне эшләде. Хәзер финанс чыганаклары эзлибез”, диде Ишкин.

Зиратта алга таба мәчет һәм чиркәү төзер өчен урын да бүленгән. Бу уңайдан хәйриячеләрне ярдәм күрсәтергә чакырдылар.

Зиратта чардуган кую тыелачак. Комплекста төп эшләр тәмамланган, эчке юлларны киләсе ел дәвамында салачаклар.

Узган ел Казан зиратларында 9062 (былтыргыдан биш процентка кимрәк) кеше җирләнгән булган.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG