Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Коррупциягә каршы көрәш фонды ябылуын игълан итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

“Без башка юридик затка күчәбез” дип аңлатты сәясмән.

Оппозициядәге сәясмән Алексей Навальный үзе нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондының ябылуын белдерде. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге адымга ул “Московский школьник” ширкәте ягыннан алынган шикаять аркасында бара. Бу ширкәтне эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйлиләр.

2019 елның октябрендә мәхкәмә Навальный, Любовь Соболь һәм ФБК “Московский школьник” ширкәтенә 88 миллион сум күләмендә акча түләргә тиеш дигән карар чыгарды.

“Без бүтән юридик затка күчәбез, монысы Путин һәм Пригожинның тамагына тыгылсын. Ләкин иң кыйммәтлесе – сезне – үзебез белән алып китәргә кирәк” дип язган Навальный. “Мине һәм Собольны инде бернишләтеп булмый. Сумма шулкадәр зур, аны җыеп торуда мәгънә күрмим. Путин хакимияте беткәнче безгә томаланган хисаплар һәм безнең теләсә-кайсы милегебезне Путин пешекчесе файдасына тартып алучы приставлар белән яшәргә туры киләчәк” дип язган ул.

“Московский школьник” башкала мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына ризык әзерләп китерү белән шөгыльләнә. Навальный һәм аның фикердәшләре ширкәтнең ризык әзерләүдә санитар таләпләрне үтәмәве, ялган документлар куллануы, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына сыйфатсыз ризык китерүе турында видео чыгарган иде.

“Московский школьник” бу видео аркасында “Социальное питание Центр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү өзелде, ширкәт зыян күрде дип белдерде. Ләкин журналистлар ачыклаганча, бу ширкәт үзе дә “Конкорд” һәм “Московский школьник” белән бер үк ширкәтләр төркеменә керә.

XS
SM
MD
LG