Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда туристлар өчен юл күрсәткечләрендә башкорт теле кулланылмаган


Башкортстанда юл күрсәткече
Башкортстанда юл күрсәткече

Туристлар өчен билгеләр һәм юл күрсәткечләре бары рус һәм инглиз телләрендә генә язылган.

Башкортстанда юл күрсәткечләре һәм туристлар навигациясе өчен билгеләр урнаштыру эше бара. Бу билгеләр республиканың күренекле җирләре, матур урыннарына, шулай ук республикадагы визит-үзәкләр, төрле табигый һәм археология объектлары, музей һәм һәйкәлләргә юл күрсәтә. 30 сентябрьгә кадәр 1500 билге һәм юл күрсәткеч куярга ниятләнә. Хәзер шундый билгеләр Уфада һәм Бөредә урнаштырыла.

"Бу навигация системы туристларга республика буйлап сәяхәт итүне җиңеләйтәчәк, алар маршрутны мөстәкыйль рәвештә салырга, яңа урыннар һәм локацияләр ачарга мөмкинлек бирәчәк" диелә республиканың туризм дәүләт комитетында. Юл күрсәткечләре урнаштыру республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән Башкортстанның туризм дәүләт комитеты тарафыннан башкарыла.

Шул ук вакытта туристлар өчен билгеләр һәм юл күрсәткечләре бары рус һәм инглиз телләрендә генә язылган. Республикада дәүләт теле булып торган башкорт теле аларда кулланылмый. "Башинформ" язганча, бу билгеләр ГОСТка туры китереп эшләнгән һәм туризм өлкәсендә навигация системы мәгълүмати билгеләренә карата кабул ителгән гомуми таләпләрне үти. Алар ак һәм коңгырт төсләрдә эшләнгән, билгеле бер шрифт кулланылган. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге билгеләрдә объектларның атамалары урысча һәм инглизчә куелган. Башкорт телендәге мәгълүмат туристик объектның үзендә эленәчәк диелә. Күрсәткечләрдә шулай ук бу урынның нинди ераклыкта икәне дә әйтелә. "Бу туристлык системын тормышка ашыру Башкортстанны дөнья туристлык берләшмәсенә керүен тәэмин итәчәк" дип яза Башкортстан медиалары.

Туристлар өчен күрсәткечләр Уфадагы "Ремстройдормаш" заводында эшләп чыгарыла.

Татарстанда юл күрсәткечләрен татар телендә язуны таләп итеп, татар активистлары республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына гел хатлар язып тора. Бүгенге көндә Татарстанда юл билгеләренең 67 проценты гына ике телдә эшләнгән. Элегрәк транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юл күрсәткечләрен тулысынча татарчалаштырыр өчен 190 млн сум акча кирәк дип белдергән иде. Шул ук вакытта, министрлык мәгълүматынча, 2019 елда Татарстанда куелган барлык 828 юл билгесе дә ике дәүләт телендә язылган.

XS
SM
MD
LG