Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентына намзәтләрне фиркаләр генә тәкъдим итә алуга каршы шикаять каралмаячак


Марсель Шәмсетдинов

Татарстан Конституция мәхкәмәсе президентлыкка намзәт буларак үзлегеннән тәкъдим ителү мөмкин булмау турында Марсель Шәмсетдинов шикаятен караудан баш тарткан.

2020 елның сентябрендә узачак Татарстан президентын сайлауларда намзәт буларак катнашырга теләгән Марсель Шәмсетдинов республиканың Конституция мәхкәмәсе аның гаризасын караудан баш тартуын белдерде. Ул Татарстанда президентлыкка намзәт буларак бары фиркаләр вәкилләре генә бара алуы, ә намзәтлеккә үзлегеннән тәкъдим ителү мөмкин булмавын канунсыз дип санап, Конституция мәхкәмәсенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде.

Марсель Шәмсетдинов шикаятендә Татарстан Конституциясенең 45.1 маддәсенә таяна. Анда "ватандашлар сәяси тормышта, дәүләти һәм иҗтимагый эшләрдә үзләре дә, вәкилләре аша да катнаша ала" дип язылган. Төп канунның 27.2 маддәсендә исә кешенең хокуклары һәи ирекләре гамәлдә диелгән. Шәмсетдинов үзенең "арадашчыдан башка" турыдан-туры намзәт буларак тәкъдим ителүгә хокукы бозылган дип санавын белдерде.
Татарстан Конституция мәхкәмәсе, Шәмсетдинов гаризасын кабул итсә дә, аны караудан баш тарткан. Бу карарын ул төбәкләр җитәкчеләрен сайлау тәртибе Татарстан Конституциясе белән дә, Русия Конституциясе белән дә билгеләнми дип аңлаткан.

Бу хакта Шәмсетдинов үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм Миңнеханов исеменә ачык хат чыгарды.

"Минем республика президентына намзәт буларак үз-үземне тәкъдим итә алуым Татарстан Конституциясе тарафыннан гарантияләнә иде, бу Русиянең сайлаулар турында канунына каршы килми. Президент әфәнде, сезнең исегезгә төшерим, сез Татарстан Конституциясенең, анда язылган хокуклар һәм ирекләрнең гаранты булырга тиеш. Де-юре һәм де-факто республика Конституциясе нормаларыннан баш тарту – зур хата" дип язган Шәмсетдинов.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Моңа кадәр биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

Элегрәк Башкортстанда яшәүче юрист һәм иҗтимагый активист Рәмилә Сәетова Татарстан президентын сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын хәбәр итте. Ул намзәтлеккә теркәлү өчен документлар тапшырдым дип белдерде, ләкин аннан шулай ук кайсы да булса фиркадән тәкъдим итү документы соралган.

фикерләр

XS
SM
MD
LG