Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар Казан мәгариф идарәсеннән татарча белем бирүче мәктәпләр һәм бакчалар исемлеген таләп итә


Авторлар Казан мәгариф идарәсе биргән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип белдерә. 

“Татар ата-аналары” берләшмәсе активистлары татар телендә тәрбия бирүче бакчалар һәм татар телендә белем бирә торган мәктәпләрнең исемлеген сорап, Казан шәһәре мәгариф идарәсенә хат юллады.

Инициатив төркем вәкилләре Азатлыкка сөйләгәнчә, алар Казан мәгариф идарәсеннән дөреслеккә туры килгән мәгълүмат алырга тели.

“Безгә еш кына “балабыз урыслашмасын өчен аны кайсы бакчага бирик?” дип мөрәҗәгать итәләр. Белгән кадәр әйтәбез, ләкин бездә мәгълүмат аз. Кайбер очракларда без тәкъдим иткән бакча гаилә өчен бик ерак була, йөртергә кыен. Мәгариф идарәсе биргән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми” ди алар.

Бер ел элек активистлар Казан мәгариф идарәсенә шундый ук сорау белән мөрәҗәгать иткән булган. Алар “татар телендә белем бирүче, татар телендә тәрбия бирүче, татар телендә түгәрәкләр алып баручы оешмалар (мәктәп һәм бакчалар) исемлеген бирегез” дип үтенгән. Әмма мәгариф идарәсе вәкилләре бер очрашуда “Бездә андый мәгълүмат юк, безнең бүтән эш юк дип беләсезме сез шул статистиканы җыеп утырырга” дип җавап биргән.

“Бу эш сезнеке булмагач кемнеке? Милли телебезне кайгыртучы берничә хезмәткәр тотып булмый ике миллионлык шәһәрдә?” дип борчылып сорый активистлар үз мөрәҗәгатендә.

Алар татарча белем һәм тәрбия бирүче оешмаларның рәсми санын гына түгел, ә төгәл исемлеген алырга телибез дип белдерә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми саннарына караганда, Татарстанда 1402 мәктәп арасыннан 679 мәктәп татар телендә белем бирә. Шуларның 37се Казанда урнашкан. Бу саннарны Татмедиага караган "Интертат" газетасы бастырып чыгарды.

Ата-аналар шундый ук хатны Татарстанның мәгариф министрлыгына да юллауларын әйтә.

Хатта Татарстан балалар бакчалары һәм мәктәпләрендә туган телне өйрәтү, татар телендә белем бирү торышы торган саен начарая диелә. “Бакчаларда һәм мәктәпләрдә татар телендә белем бирү генә түгел, бәйрәм чараларында шигырь сөйләүләр дә бетте диярлек. Үзебез тәрбиячеләр, укытучылар белән көрәшеп-талашып татарча шигырьләр сорап алабыз. Кайбер очракладра рөхсәт тә итмиләр. Нәтиҗәгә ирешә алмыйча чираттагы чараларда урысча өйрәнгәннәр арабызда бихисап. Ә бит бакчаларда татар балалары 60 процентны (районнарда аннан да артык) тәшкил итә. Тәрбиячеләр балалар белән татарча сөйләшми. Кайбер бакчаларның тәрбиячеләре үзлегеннән генә милли җанлы булып туган телебездә нидер өйрәтә, әмма алар бармак белән генә санарлык. Нигә мәгариф идарәсе безнең туган телебездә булырга тиешле тәрбияне үзагымга калдыра? Әле киресенчә, РОНО хезмәткәрләре кулы белән татар бакчаларыбызны урыслаштырып бара” дип яза активистлар.

Татар ата-аналары һәр бакчада татар балалары өчен татар телендә тәрбия алып барыла торган аерым төркемнәр булдыруны таләп итә.

Шул ук вакытта бу елдан башлап бөтен татар белем бирү оешмаларының уку һәм тәрбия програмнары татарчадан мәҗбүри рәвештә урысчага тәрҗемә иттерелә дип искәртә авторлар.

“Бу эшне регламентлаган Низамнәмә нинди документка нигезләнеп тудырылды? Бу ачыктан-ачык безнең хокукларны бозучы гамәл. Хәзер шәһәрдә генә түгел, авылларда да гомер буе татарча укыткан укытучыларны дәрес програмнарын урыс теленә әйләндерергә мәҗбүр итәсез. Без ничек итеп баланы татар итеп саклап калырга белмибез, ә сез шундый гамәлләр кылып ятасыз! Мәгариф оешмаларында документ эшләре дә, дәреслекләр дә, белем бирү дә татар телендә бара ала. Без яши торган илнең федератив булуы да шуны гарантияли. Безгә билгеле булганча, “Русия дәүләт теле турындагы" Федераль канунында “урыс теле хакимият органнарында мәҗбүри кулланылырга тиеш” диелгән, әмма шул ук вакытта, шунда ук Русия дәүләт телен куллану республикаларның дәүләт телләрен, Русия халыклары телләрен инкарь итүгә, йә кимсетүгә корылмаска тиеш дип язылган. Русия Конституциясенең 68нче маддәсе (1-3 пунктлар) моны гарантияли. Русиянең ФГОС эчтәлегендә дә милләтләрнең телен саклау һәм үстерү мөмкинлеге вәгъдә ителә” дип аңлата авторлар.

“Нигә безнең туган телдә белем алуга булган хокукыбыз якланмый? Нигә урыс милләте татар милләтеннән бертуктаусыз өстен куела?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итә татар ата-аналары Татарстан мәгариф өлкәсе түрәләренә.

Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде. Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды.

XS
SM
MD
LG