Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида протест чараларын яктырткан Навальный штабы вәкилен кыйнаганнар


Дмитрий Низовцев, архив фотосы
Дмитрий Низовцев, архив фотосы

Дмитрий Низовцевка өе янында өч кеше һөҗүм иткән.

Хабаровскида Навальный Live Youtube-каналы алып баручысы Дмитрий Низовцевка һөҗүм ясалган. Аңа үз өе янында өч кеше һөҗүм иткән. Бу турыда ул үзенең Twitter-ында язган.

Низовцев Мәскәүдә Навальный штабында төбәкләр белән эшләүче менеджер. Ул үзе Хабаровскида туып үскән. Шәһәрдә протестлар башлангач, аларны яктыртыр өчен туган ягына җибәрелгән. Боларны Навальный штаблары җитәкчесе Леонид Волков Фейсбукта аңлаткан. Соңгы көннәрдә Низовцев көн саен Youtube-та туры эфирга чыккан.

Кыйнаганнан соң медицина ярдәменә яки полициягә мөрәҗәгать иткәнме – монысы әйтелми.

Хабаровски халкы сайлап куйган губернатор Сергей Фургалны кулга алганнан соң Хабаровски крае һәм күрше төбәкләрдә ике атна дәвамында диярлек митинг һәм пикетлар бара. Урам чараларында катнашучылар губернатор өчен “төбәктә гадел мәхкәмә” таләп итә. 22 июльдә алар президент Владимир Путинның вазифасыннан китүен таләп итте. Ике акциядә берничә дистә мең кеше катнашты, бу төбәкнең яңа тарихында иң күпсанлы киңкүләм чаралар булды.

XS
SM
MD
LG