Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда коронавирустан барлыгы 9 табиб үлгән


Социаль иминият фондына медицина хезмәткәренең COVID-19 йоктыруы хакында барлыгы 243 мөрәҗәгать килгән.

Татарстанда медицина хезмәткәрләре коронавирус йоктыруының барлыгы 243 очрагы теркәлгән. Шулардан 189 очракта вирус расланган, 54 очрагы буенча әле тикшерү бара. Бу турыда “Татар-информда” матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйткән.

“Урта һәм кече медицина хезмәткәрләре авыруы турында Социаль иминият фондына 243 хәбәр җибәрелгән. Алар арасында 189 очракта коронавирус расланган, 54 очрак буенча тикшерү бара. Бу гадәти процессуаль норма, тикшерү нәтиҗәсендә авыру йоктыру нинди дәрәҗәдә булуы ачыклана” дигән Жаворонков.

Жаворонков сүзләренчә, республикада COVID-19 барлыгы тугыз табибның гомерен өзгән. Шулардан өчесе вирусны эшендә йоктырмаган, авыруы һөнәре белән бәйле түгел дигән түрә. Калган алты очрак буенча хәзерге вакытта тикшерү бара.

Русиядә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен теркәп бара торган “Хәтер исемлегенә” 5 июльгә Татарстаннан биш табиб кергән иде. Чаллыдан 53 яшьлек дерматовенеролог Татьяна Житкова, Казаннан 66 яшьлек кардиолог Рәшит Миңнетдинов (ул Бангладешта эшләгән вакытында үлгән диелде), Мөслимнән 40 яшьлек балалар табибы Нассер Гассан Назим , Чаллы СПИД-үзәгендә өлкән лаборант булган 65 яшьлек Тамара Новикова һәм Казаннан ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры 51 яшьлек Илгинә Хисамова.

8 июньдә медиа Чаллыда табиб-дерматовенеролог булып эшләүче Татьяна Житкованың коронавирустан үлүен язды. Бу очрак рәсми статистикада күрсәтелмәде.

Моннан тыш, 11 июльдә Әлмәт шәһәренең йогышлы чирләр дәвалаучы табибы Игорь Фёдоровның “кызыл зона”да эшләп, үзе дә коронавирус йоктырып, вафат булганы хәбәр ителде.

6 майда Татарстанда коронавирустан үлүнең дүртенче очрагы теркәлгән иде. Медиа бу кешенең Чаллы 5нче санлы хастахәнәсенең Теш казналыгы һәм бит сөяге хирургиясе бүлеге мөдире Дмитрий Смородинов булуын язды.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG