Пандемия Татарстан бюджетының чирек өлешенә зыян китергән. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым оешмаларының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, пандемия, нефть һәм валюта базарында тотрыксызлык шундый нәтиҗәгә китергән.
“Казнага керемнәр килү сизелерлек кимеде. Берләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 105 млрд сум тәшкил итте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 23 процентка кимеде. Бу 31,6 млрд сум акча дигән сүз. Табышка салым ике мәртәбә кимеде, ягъни 25,2 млрд сум”, диде Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов оптимизация чараларын дәвам итәргә һәм кайбер чыгымнарны кичектереп торырга кушты. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, соңгы биш айда оешмаларның 30 проценты зыянга эшләгән. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин зур җитештерүче оешмалардан керүче салымның да бермә-бер кимүен әйтте. Беренче ярты елда оешмалар республика бюджетына 10 млрд сум акча керткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 21,5 млрд сумга азрак.
Татарстан икътисады беренче яртыеллыкта тискәре күрсәткечләр белән бара. Төбәк тулаем җитештерүе 98,7 процент, сәнәгать җитештерүе индексы – 98,9 процент, төзелеш – 99,7 процент, сату әйләнеше – 91,6 процентка гына җиткән.